Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына багышланган матбугат конференциясе узды (ВИДЕО)

«Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге эш планы нигезендә 2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уздырыла. Съезд эшендә ерак һәм якын чит илләрдән, Россия Федерациясе регионнарыннан һәм Татарстан Республикасыннан 1000 артык татар милләте вәкилләре катнашуы көтелә. Шушы уңайдан, 28 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров катнашында матбугат конференциясе узды. Конгресс рәисе VI корылтайда эшләячәк: “Татар рухы: тел һәм мирас” (Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү), “Гаилә, демография, милли тәрбия”, “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыклары турында, “Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл турында сөйләде. Шулай ук Ринат Закиров VI cъездның пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачагын, дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү,  Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау булачагын да әйтеп узды. Сөйләшү барышында Ринат Закиров җыелган журналистларга Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгына багышлап чыгарылган китап-альбомны да тәкъдим итте. https://www.youtube.com/watch?v=AncXzEEpVUA  
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев