Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар конгрессы "Милли тормыш һәм дин" татар дин әһелләре форумын уздыра

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 18-20 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыра. Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 төбәгеннән 1050 делегат катнашачак, диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат очрашуы булып узды. g3620 «Ел саен оештырыла торган дин әһелләре форумына катнашучылар саны елдан-ел арта бара, – ди Ренат Закиров. – Казанга килеп дини тема турында сөйләшергә, фикер алышырга теләүчеләр күбәя. Бу проектның асылы тирән мәгънәгә ия, чыннан да әле 15 ел элек безнең имамнар гына түгел, ә мөселман лидерлары да бер-берләре белән аралашмый иде. Имамнар үз казаннарында гына кайнап яшәделәр. Хәтта үз төбәкләрендә дә очрашып, фикерләшә торган традицияләре юк иде. 2005 елда Казанның меңьеллыгында Кол Шәриф мәчете ачылган көннәрдән башлап, без татар дин әһелләренә игътибарыбызны юнәлттек. Без аларны берләштерә башладык, үзара аралашу уңай нәтиҗәләр дә бирде. Татарстан Президенты белән очрашуны, «Изге Болгар җыены»на баруны да алар көтеп ала». «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының быелгы программасы нигезендә дин әһелләре аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәк. Чараның пленар утырышы 19 майда Г. Камал театры бинасында 10.00 сәгатьтә башлана. Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев