Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар конгрессы Омскида Ермакка һәйкәл куюга каршы мөрәҗәгать кабул итте

Бөтендөнья татар конгрессы Омск өлкәсе губернаторы Виктор Назаровка мөрәҗәгать белән чыккан. Алар атаман Ермакка һәйкәл урнаштырмауны сорый. “Хөрмәтле Виктор Иванович! Татар җәмәгатьчелеге Омск өлкәсе җитәкчелегенең атаман Ермакка һәйкәл урнаштыру нияте турындагы мәгълүматка бик борчылды. Мондый карарның себер татарлары арасында ачу кузгатуы табигый. Тарихтан Ермакның себернең төп халкына карата куркыныч рәхимсезлекләр кылуы мәгълүм. Күп каршылыклар уяткан шәхесләргә узган гасырлар дәвамында һәйкәл куярга берәүнең дә башына килмәве очраклы түгел. Бу безнең күпмилләтле илебезнең төрле халыклары арасында тынычлык һәм дуслык саклап калу ниятеннән эшләнгәндер. Кем генә кабул итмәсен, безгә җәмгыятьтә милләтара киенренкелек тудырган һәйкәлне урнаштыру карары аңлашылмый. Теге яки бу тарихи шәхесләргә һәйкәлләр, безнең карашка, кешеләрне бер-берсенә каршы куярга түгел, ә берләштерергә тиеш. Россия тарихында Омск белән бәйле бөек шәхесләр күптер дип уйлыйбыз. Омск өлкәсенең андый бөек кешеләренә һәйкәлләр урнаштыру, һичшиксез, анда яшәүчеләрне берләштереп, Сезнең төбәкнең абруе арттырырга булышырга тиеш. Хөрмәтле Виктор Иванович! Без милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә нинди дә булса мөһим карарлар кабул иткән вакытта күпчелек яки нинди дә булса дәрәҗәле кешеләр фикеренә сылтама булырга тиеш түгел дип саныйбыз. Биредә халыкның бөтен төркеменең рухи халәте мөһим. Шуңа да себер татарларының милли дәрәҗәсе чикләнүгә юл куярга ярамый. Без Сезнең зирәклеккә һәм Себернең иң төп төбәкләренең берсе җитәкчесенең абруеына ышанабыз, шуңа да атаман Ермакка һәйкәл куюдан тыелырга өндибез”, - диелгән мөрәҗәгатьтә. Кайбер мәгълүматлар буенча Ермакның хәрби эшчәнлеге нәтиҗәсендә XVI гасырда себер татарларының 80 процентын юкка чыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев