Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар конгрессы "Минем авылым" иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесе игълан итте

Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну арттыру, татар авылларын борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында оештырылучы иҗади бәйгедә Татарстан, Россиядә генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә катнаша ала. Мәгълүм булганча, статистикага караганда, бүген Россиядә 4 мең татар авылы исәпләнә, аларда 2 миллионнан артык кеше яши. Татар авыллары телне, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, тарихны, милли холыкны саклап калган. Бәйгегә “Туган авылым тарихы”, “Авылым урамнары”, “Күренекле якташларым”, “Авылым чишмәләре”, авылны борчыган проблемалар турында “Әйт, авылым...” кебек юнәлештә язмалар, шулай ук авыл турында җырлар, шигырьләр кабул ителә. Татар яки рус телендә иҗат ителгән 10 биттән дә артмаган язмаларны 2017 елның 30 октябреннән дә озакламыйча электрон рәвештә info@tataravyly.ru адресы буенча оештыручыларга юлларга кирәк. Нәтиҗәләр 30 ноябрьдә ясалачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр өч төрле яшь категориясендә – мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар (18-25 яшь) һәм өлкәннәр арасында билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Иң кызыклы эшләр татар-авылы.рф һәм tatar-congress.org сайтларында дөнья күрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев