Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья роботлар олимпиадасының ике алтын медаленә Россия җыелма командасы лаек булды

Һиндстан башкаласында бөтендөнья роботлар олимпиадасы төгәлләнде. Анда Россиядән 92 кеше катнашты. Өч көн барган ярышларда Россия җыелма командасы дүрт медаль яулады: аларның икесе алтын, берсе көмеш һәм бер бронза медаль. Бу хакта Иннополис университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алтын медальләрне урта яшьтәгеләр төркемендәгеләр алды. Алар - “Төп” категориядә Мурманскидан «Технопарк МПЛ» һәм “Иҗади категория”дә Санкт-Петербургтан Ocean waste collector (OWC-2016) командалары. Зурлар төркемендә “Иҗади” категориядә көмеш медальгә Санкт-Петербургтан «Роботкул» командасы лаек булды. «Бронза» белән өченче урынга чыгып, «Роботлар футболында» проекты өчен Иннополистан Fixies командасы бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасына әзерлек һәм сайлап алу Иннополис университетында 5 нән 12 августка кадәр барды.

Быел роботлар олимпиадасы калдыкларга каршы көрәшкә багышланган иде. Шуңа да яшьләр җирне чүп-чардан чистарту турындагы проектлар эшләгәннәр. Россия җыелма командасының барлык хөкемдарлары, аларның икесе Иннополистан, Коста-Рикадагы хөкемдарлар бригадасына халыкара робот техникасы олимпиадасына чакыру алды.

Олимпиада киләсе елда үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев