Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья керлинг федерациясе президенты Кейт Кейтнесс Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 20 октябрьдә Бөтендөнья керлинг федерациясе президенты Кейт ханым Кейтнесс белән очрашты. Кунак керлинг буенча катнаш командалар арасында Казанда 14-22 октябрьдә уздырыла торган дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе югары булганын билгеләп үтте һәм республика лидерына шушы спорт чарасына әзерлек эшләрендә һәм аны үткәрүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында булган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев һәм башкалар катнашты.

Аерым алганда, Казанның Спорт сараенда катнаш командалар арасында керлинг буенча дөнья чемпионатына 37 илдән 185 спортчы һәм рәсми вәкаләтле затлар килде. Чарада халыкара дәрәҗәдәге 10 һәм 30дан артык илкүләм хөкемдар эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев