Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтен уем – телне, моңны саклау...

Юлдашың ышанычлы булса, юлның озынлыгын, сәфәрнең авырлыгын уйлап тормыйсың. Чөнки нинди генә хәлдә калсаң да, яныңда ышыкланыр кешең барлыгын беләсең. Өлкән буын артистлар виртуоз баянчы, композитор, аяк­лы энциклопедия Рамил Курамшинны әнә шундый ышанычлы юлдаш дип атадылар. Бу сүзләр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония­сендә узган юбилей кичәсендә яңгырады.Кичә Рамил абыйның үзе кебек ихлас һәм тамашачы белән аралашуга корылган иде.  
Рамил Курамшин кебек шәхесләрне вакытында кадерләсәк иде
  Ул өстәл янында чәчәк­ләр кабул итеп утырырга да теләмәде, кон­цертның бу­еннан-буена кулыннан баянын төшермәде. Өлкән буын җырчылар гына түгел, яшь­ләр дә рәхмәтле булды аккомпаниаторына. Айдар Фәй­зрахманов әйт­мешли, Рамил абый ияреп баручы түгел, әйдәп баручы шул ул. Әйдәп барыр өчен исә сәх­нәдә маймылланырга, сике­ренергә дә кирәкми икән. Ул кичтә Рамил абыйның котлау сүзләрен, мактауны да “тирләп-пешеп” кенә кабул иткәнен сизендек. Ниш­лисең, җитмеш яшендә дә егетләрдәй җитез кешенең күңеле эшкә ята, әмма күзгә күренеп, мактанып йөри бел­ми. Юкса мондый шә­хесләрне машина ачкычлары, мәртәбәле исемнәр биреп зурлау да гөнаһ булмас иде. Хәер, бүләксез калдырмадылар аны. Татарстан мә­дәният министры вазыйфаларын башкаручы Эльвира Камалова Татарстан Президенты исеменнән котлап, “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырды. “Хәзинә” газетасы баш мөхәррире Илшат Мингәрәев исә нефть­челәр исеменнән котлап, сәнгать белән сәнә­гать­не бер ананың игез улларына тиңләде. Нефтьчеләр останы зурлый белделәр: “Ромашкино” шифаха­нә­се­нә ике кешелек юллама да тапшырдылар.   Рамил Курамшин – атак­лы җырчы Илһам Шакиров белән иңгә-иң эшләгән кеше. “Мин Илһам абыйның бригадасына килгәндә, җыр­­­чыга нибары 34 яшь иде! Моң патшасы, яшьнәп, чәчрәп тора торган чагы”, – дип искә ала ул бу елларны үзе. Илһам абый да Рамил абыйга рәхмәтле булуын әйтә килде. Илһам абыйның якташлары да шулай ук рәхмәтле икән. Сарманнан бер төркем вәкилнең сәх­нә­гә чыгып баянчыга хөр­мәт күрсәтүен тамашачы да бик җылы кабул итте. Гомер бәйрәмеңдә фанилыктан узган әниеңнең тавышын ишетүне тетрән­дер­геч мизгел дими, ни дисең?! Рамил абый тетрән­де. Мондый бүләкне исә филармония коллективы исе­меннән котлаган Татар­станның халык артисты Айдар Фәйзрахма­нов ясады. Баксаң, радио фондында Рамил абый әнисенең җыр башкарган язмасы сак­лан­ган икән. Айдар Фәй­зрах­манов аны тапкан һәм кеч­кенә генә флешкага яздырып та алган. Шулай итеп кичәгә гаилә җы­лысы да иңде. Бертуган абый­сы Рафаэль Курамшин парма-пар уйнап кинәндер­сә, туганы­ның улы, 16 яшьлек Артур Курамшин осталыгы һәм ихласлыгы белән сөендерде. Зөһрә Сәхәбиева, Хәм­дүнәләрдән соң алмашка кем килер? Бу сорауны без бик еш бирәбез. Яшь буын Зөһрә, Хәйдәр, Илһам, Хәм­дүнә була алмас. Кирәк тә түгел, һәрберсенең үз юлы, үз кыйбласы булсын. Әмма сәхнәдә алмаш юк дип сөй­ләү – шагыйранә ялган булыр иде. Ваһапов фестивале үстергән яшьләр – Рамил абыйлар буыны бүгенге көн­­гә китереп җиткергән моңны кабул итүчеләр алар. Ваһа­повчыларның кон­цертта катнашуы исә бик табигый. Чөнки фонд җитәк­чесе Рифат Фәттахов – Рамил Курам­шинның якташы.   Концертны карарга сәя­сәтче, галим Фәндәс Сафиуллин да килгән иде. Ул, Рамилдә чынга ашмаган хыялымны күргәндәй булам, дип истәлекләре белән бүлеште:– Балачакта гармун, аккордеонда уйнарга хыяллана идем. Әмма мөмкинлек булмады. Рамилдә әнә шул хыялның тормышка ашканын күрәм, аны бик сокланып тыңлыйм. Югалмас бу моңнар дип уйлыйм мин. Чөнки дөньяда алмашыну заманы бара. Икенче төрле фикерләүче, каяндыр кил­гәнне көтми, өстәге­ләргә өмет итми торган буын үсә. Бу буын моңны да, телне дә югалтмас дип уйлыйм. Бер караганда, сәнгатьнең дә­рә­җәсе төшеп киткән сыман күренә, ә икенче яктан, халыкның үзенә, үз көче белән үсәргә юл ачыла. Бер­кемгә таянырга кирәк түгел дигән фикер туа. Дәүләт безгә никадәр арты белән борылса, халыкның дәрте дә шулкадәр үсәчәк. Шуңа күрә моң өзелмәс, Рамил­ләр булыр, иншалла.   Рамил абый Курамшин исә, бу кичәне ниндидер хисап дип кабул итмәгез, диде. Аның бөтен теләге – халыкның тел мәсьәләсендә үз фикерен белдерүе:– Бөтен уем – милли моң­нарны, телне саклау турында. Авар шагыйре Рәсүл Гамзатов, иртәгә телең бетә дип әйтсәләр, бүген үләргә әзер­мен, дигән. Дөресе дә шулай. Илһам Шакиров “Язмышым“ (Сибгат Хәким сүз­ләре, Ренат Еникеев көе) дигән җырны башкарганда тамашачы елый иде. Анда, әнкәмнән мине аер­саң да, телемнән аерма, мәгънә­сен­дәге сүзләр бар. Кешелек дөньясы шулай корылган инде: кемдер туа, кемдер китә. Бу – табигый. Ә менә телдән аерсалар, ул – фаҗи­га. Милләт бетте дигән сүз. Тел мәсьәләсендә үз фи­кере­безне бердәм рә­веш­тә бел­дерсәк иде.Рамил абый ышанычлы юлдаш, милләтнең ышаныч­лы улы икәнен әнә шулай раслады.  

Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев