Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә - Йошкар-Ола шәһәренә сәяхәт

Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә, диләр. Яңа ел ялларында Казанга башка төбәкләрдән кунаклар килсә, кайбер татарстанлылар үзләре башка җирләргә турист буларак юл алды. Каникулларда да социаль челтәрләрдә кемнең кайда баруын белеп булды. Халыкның күпчелеге күрше-тирә республикаларда  берничә көнлек сәфәрдә булып кайткан. Удмуртия, Мари Иле республикалары аеруча популяр иде бу арада.
Күрше тавыгы күркә булып күренә, диләр. Сәяхәт иткәндә дә шулай. Интернеттан башкаларның хис-кичерешләрен укып, күз алдыңа әллә нинди хан сараедай истәлекле урыннарны күз алдына китерәсең, нәтиҗәдә, барысы да син көткәнчә булмый шул. Без дә Мари Иленең Йошкар-Ола шәһәренә танышып кайту максаты белән бардык. Кыскача гына әйткәндә, 2,5 сәгать юлның чиста булуы, трассада видеорегистраторларның булмавы, бары тик бер җирдә генә ЮХИДИ хезмәткәрләренең булуы сөендерде. Ә башкасы...

ЕВРОПАДАМЫ СИН, РОССИЯДӘМЕ?

Мари Иленә дә аның матур урыннарына кызыгып бардык. Брюгге яр буе – Йошкар-Ола шәһәренең үзәге. Туристларның яраткан урыны да – нәкъ шушы. Бу урамны күргәч, үзеңне Европада итеп хис итә башлыйсың. Яр буеның нәкъ менә шулай дип аталуы да тикмәгә генә түгел. Чөнки биредәге биналар, йортлар фламанд стилендә төзелгән. Гомумән алганда, мондый идеяне Мари Иле республикасы башлыгы Леонид Маркелов уйлап тапкан. Бизәкле итеп ясалган фасадлар эчендә әлеге төбәкнең күп кенә министрлык, ведомстволары эшләп килә икән. Мисал өчен, без йөргәндә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иҗат берләшмәләре, телерадиокомпанияләр, курчак театрлары, рестораннар урнашкан биналарга тап булдык. Ләкин шул ук вакытта бу йортларның күбесе буш тора. Халык арасында бу урынны Дания бистәсе дип атасалар да, аларның бер дә охшаш яклары юк.

ЙОШКАР-ОЛА – КАЗАН: ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫ

Гомумән алганда, Брюгге яр буеның мәйданы шактый. Тик анда йөргәндә, күп дигәндә, бары тик 10 (!) кеше күрдек. Бу, әлбәттә, безне бик нык шаккатырды. Казан Кремле территориясенә керсәң, ул, һичшиксез, шыгрым тулы була бит. Шуңа да монда туристларның шактый булуын көткән идек. Мисал өчен, 2016 елның 11 ае эчендә генә дә Казанда 2,4 миллион турист булып өлгергән бит. Әлеге күрсәткеч Татарстан башкаласына Яңа ел каникулларында да иң популяр шәһәрләренә керергә мөмкин бирә. Сүз уңаеннан, Казанда Яңа ел каникуллары вакытында кунакханәләр шулкадәр дәрәҗәдә тулы булган ки, хәтта Санкт-Петербургтан булган бер гаилә казанлыларда кунып чыгарга урын эзләгән. Ә Мари Илендә исә эчке туризм андый ук зур дәрәҗәдә үсештә түгел булып чыкты. Чөнки 2016 елга республикага 600 мең турист җәлеп итү максаты куелган булган. Әйтергә кирәк, моның кадәр туристны төрле мәдәни һәм спорт чаралары аша җәлеп иткәннәр. Былтырның беренче дүрт аенда төбәккә 119 мең турист булып киткән булган. - Йошкар-Ола туристлар ташкыны белән мактана алмаса да, үзенең матурлыгы белән күп кенә Европа илләрен таң калдыра ала. Силикат кирпечтән төзелеп, Совет сарайларын хәтерләткән яр буе безгә нәрсәгә кирәк?! Без матур йортлар һәм урамнар күрергә телибез, – дип ассызыклый Мари Илендә яшәүчеләр.

ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ

Безне шаккаттырган тагын бер әйбер: шәһәр эчендә, үзәгендә, парковка белән бернинди проблема булмау. Күп кенә казанлылар моның турында хыяллана гына ала бит! Ә Йошкар-Олада машинаңны кибетләр янына да, торак йортлар буенда да рәхәтләнеп калдырып китеп була икән, ләбаса! Ике сәгать йөреп килгәннән соң да автомобильгә эвакуатор түгел, бармак очы белән дә кагылучы булмаган иде. Гомумән алганда, монда машиналар ташкыны да бик аз иде. Җәмәгать транспортына килгәндә, Казанда инде күптән юкка чыккан «маршрутка»лар биредә һаман да киң кулланылышта икән. Тагын бер популяр җәмәгать транспорты – ул да булса троллейбус. Аларны күрсәк тә, ни гаҗәп, бер генә кызыл автобус очратмадык без.

ПАРКЛАР, ҖИРЛЕ КУХНЯ ҺӘМ БАШКАЛАР

Йошкар-Оланың Чавайна бульвары буйлап барсаң, ВЛКСМның 30-еллыгына багышланган Үзәк ял һәм мәдәният паркына чыгасың. Биредә паркларга Фишман кулы җитмәгәнлеге аеруча сизелә. Ник дигәндә, Үзәк паркта кеше бик аз, ул заманча түгел. Бер-ике һәйкәлдән башка җәлеп итәрлек әйбер юк, дисәк тә була. Яңа ел каникуллары, җитмәсә, ял көне булуга карамастан, тирда да атып булмады – бикле иде. Йошкар-Ола халкының 68 процентын руслар тәшкил итсә дә, икенче урында марилар тора. Шуңа да төрле биналарда, кибетләрдәге элмә такталары рус һәм мари телләрендә язылган. Хәер, мари теле фин-угор төркеменә керсә дә, кайбер сүзләр татарчага охшаган. Мисал өчен, «кибет» сүзе марийча «кевыт» була икән. Ләкин башка сүзләрне охшаш дип әйтеп булмый. Җирле кухняга килгәндә, биредә япон, итальян, Көнчыгыш илләре кухнясына өстенлек бирәләр, дигән фикер кала. Ник дигәндә, адым саен суши-бар, пиццерия һәм шаурма язуларын күрәсең. Гомумән алганда, Йошкар-Ола күңелдә икеяклы тойгылар калдырды. Бер яктан караганда, шәһәр үзәге идеаль кебек тоела. Ләкин шул ук вакытта Брюгге яр буе үлегә кебек. Чөнки анда туристлар да бик аз, биналардан кала, урамда бернинди җанлылык сизелми, ял көне булуына карамастан, чаралар да юк. Шәһәр үзәгеннән бераз башка якка барсаң, Йошкар-Оланы кечкенә провинциаль кала итеп тоясың. Үзеңнең туган җиреңне тагын да ныграк сагынасың килсә, чыннан да, башка шәһәрне күреп кайтыгыз. Казанга күпме генә зарлансак та, аның тормыш өчен никадәр уңайлы кала икәнлегенә тагын бер кат инанасың!

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев