Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтен дөнья кешеләре Россияне бай тарихлы һәм кунакчыл ил буларак ачты

Футбол буенча Дөнья чемпионаты йогынтысында, бөтен дөнья кешеләре Россияне бай тарихлы һәм мәдәниятле кунакчыл ил буларак ачты. “Казан-Арена” стадионында узган Бразилия — Бельгия матчы тәнәфесендә “Матч ТВ” биргән интервьюсында Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино шундый фикерен әйтте. “Без бөтен дөньядан 2 миллионга якын дусларыбызны җәлеп иттек дип уйлыйм. Алар үзләре өчен элек белмәгән илне – Россияне ачтылар. Алар Россияне бай тарихлы һәм мәдәниятле кунакчыл ил буларак күрделәр”, - диде Инфантино. Россиядә чит ил җанатарлары бәйрәм итә белә торган кешеләрне күрде. Алар биредә, шулай ук Казанда да, теләсә кайсы вакытта чит ил кешеләренә ярдәм итәргә әзер халыкны очратты, диде Инфантино. “Россиядә милли киемнәр кигән һәм битләренә флаг рәсемнәре ясаган ир-атлар белән хатын-кызларны очратырга мөмкин. Дөнья чемпионаты Көнбатышта Россиягә карата мөнәсәбәтне үзгәртә”, - диде ФИФА җитәкчесе. 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә килүчеләр үкенмәячәк, ди ул. “Россиягә бер килгән кеше, монда янә кайтачак. Без бу илгә гашыйк булдык”, - диде Инфантино. Журналист биргән Чемпионатны илдә иң яхшысы дияргә буламы дигән сорауга Инфантино бу хакта уен тәмамлангач әйтергә була, диде. "Россиядә Чемпионат югары дәрәҗәдә", - дип әйтте ул.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев