Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Борынгы Сембер ягы - татар әдәбияты тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләрне биргән төбәк

Борынгы Сембер ягы - татар әдәбияты һәм сәнгате тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләрне биргән сирәк төбәкләрнең берсе. Татарның дөняви әдәбиятына нигез салучы 19 нчы гасыр шагыйре Габделҗаббар Кандалый, беренче татар хатын-кыз журналист Зөһрә Акчурина-Гаспринская, СССРның халык артисты, язучы Габдулла Шамуков - әлеге шәхесләр шундыйларның берничәсе генә. Аларның барысы хакында да өлкәнең татар мәдәнияте музеенда бай һәм кызыклы материал тупланган. Бу хакта, Ульяновск шәһәреннән Рамис Сафин язмасына нигезләнеп, Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгәдән Ульяновск өлкәсендә Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре эшли башлачак. Ун кешедән торган экспедиция өлкәнең татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы, Чардаклы, Мәләкәс һәм Карсун районнарында булып, андагы халык авыз иҗатын, фольклорын, кыскасы, еллар дәвамында күпләп таратылган рухи җәүһәрләрне бөртекләп туплаячаклар. Һәм ике атналык хезмәт нәтиҗәсе булып, киләсе елда “Сембер татарлары” дигән саллы гына фәнни хезмәт тә басылып чыгар, дип көтелә.  
Татар информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев