Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Большая книга" премиясе лауреаты Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхнәләштереләчәк

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарафыннан сәхнәләштереләчәк. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Әсәрне сәхнә өчен режиссер, Татарстан Мәдәният министрлыгының Дамир Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты, Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов әзерли. Тамашачы спектакльне 2017 елның беренче яртысында күрергә мөмкин.

Белешмә. Язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәрендә 1930 еллар вакыйгалары, кулак дип табылу күренешләре тасвирлана.

2015 ел нәтиҗәләре буенча, рус телендә иҗат ителгән "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Россиядә һәм БДБ илләрендә иң абруйлы саналган "Большая книга" әдәби премиясенә лаек булды. Бәйгедән соң романның 24 телгә тәрҗемә ителәчәге игълан ителде. 2016 елның май аенда әсәр татар телендә дөнья күрде.

Шунысын да искәртү кирәк: әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар татар җәмәгатьчелеге арасында бәхәсләр уятты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев