Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырыла

29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте. “Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе – пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез. Интервью с Ниязом Сабировым Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләрне) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешәчәкләр”. 29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлләм хөрмәтенә вәгазьләр сөйләнелә, салаватлар әйтелә һәм касыйдәләр укылачак.  
Мөршидә Кыямова, Татар информ
төп фото: smileplanet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев