Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгариядә Татарстан журналистының китаплары тәкъдим ителгән

Болгариянең Варна шәһәрендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе урынбасары, “Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире Венера Якупованың китаплары презентациясе үтте. Бу хакта “Татар-информ”га автор үзе хәбәр итә. Болгариянең Журналистлар берлеге рәисе Снежана Тодорова Татарстандагы коллегасын “Язма матбугатның киләчәге бармы?” “XXI гасырда журналист профессиясе булачакмы?” кебек сораулар буенча фикер алышырга чакырган иде. Венера Якупова Славян язуы фестиваленә үзенең "Добро и зло российской журналистики" һәм "Путеводитель до Берлина" исемле ике китабын тәкъдим итте. Китаплар презентациясендә София университеты галимнәре һәм болгар журналистлары катнашкан. Аудитория өчен аеруча "Путеводитель до Берлина" китабы зур кызыксыну тудырган. Искәртеп үтик, 2016 елда Җиңү бәйрәме алдыннан "Путеводитель до Берлина" китабының беренче басмасы, 2017 елның маенда икенче басмасы дөнья күрде. Китапка Татарстан халкының үзләрендә саклана торган Бөек Ватан сугышы вакытыннан булган гаилә истәлек-хатирәләре тупланган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев