Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Болгарга барырга ерак дип утыра алмыйбыз" - Камил Сәмигуллин

2017 елда Болгар ислам академиясен ачу вакыйгасы Татарстан мөфтие Диния нәзарәтенең Президиум һәм Пленар утырышында каралды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. "Анда эшләргә яңа коллектив туплана. Кемнәргәдер Болгарга күчәргә дә туры киләчәк. Яңа дөньякүләм дини мәгариф үзәген оештыру өчен Казан белән Болгар арасын шактый таптыйсы була. Бу тарихи идеяне тормышка ашыру җиңел түгел. Әмма Болгарга барырга ерак дип утыра алмыйбыз. Хәтта укучы булып та без академияне эшләтеп җибәрергә өлеш кертә алабыз", - диде мөфти. Пленар утырышта Голәмәләр һәм Казыйлар шуралары хисаплары һәм тәкъдимнәре, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең юридик бүлек җитәкчесе Айрат Билаловның чыгышлары тыңланылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев