Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгардагы гаугадан соң Татар дәүләт филармониясе Резеда Ганиуллинаның концертын уздырмый

Җырчы Резеда Ганиуллинаның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узарга тиешле концерты булмаячак. Моңа җырчы белән бәйле гаугалы хәл сәбәпче, диелә.

Узган атнада Резеда Ганиуллинаның Болгарда Ак мәчет каршында төшерелгән "Җаным" җырына клибы зур шау-шу уятты. Дин әһелләре, татар җәмәгатьчелеге ачык киемнәр белән мәчет каршында җырлап йөргән җырчыны тәрбиясезлектә гаепләде, ә тикшерү органнары әлеге гамәлләрдә канун бозылу-бозылмавын ачыклау эшенә кереште.

Концерт 13 октябрьдә узарга тиеш иде. Әмма концерт афишалардан алынды. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә моның сәбәбен аңлата алмадылар, дип яза "БИЗНЕС Online". Фәкать билетларны кире тапшырып булуына гына ачыклык керткәннәр.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев