Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды

Бу хакта «Новая жизнь» газетасы хәбәр итә. Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан. Аның гомуми мәйданы 152,8 квадрат метрны тәшкил итә. Бина заманча материаллар кулланып, яңа технология буенча төзелгән. «СМ-СтройИнвест» подряд оешмасы белгечләре билгеләп үткәнчә, эксперимент рәвешендәге әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырылган. Яңа фатир алган Шабановлар, Карповлар, Борзихиннар һәм Куликовлар гаиләләрен котларга Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Барысын да өй туйлары белән тәбрик итеп, нәниләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев, подряд оешмасы генераль директоры Рим Сабитов һәм аның инженеры Илдар Зәкиев катнашты. Илья Шабанов әлеге йортны сафка бастыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Йорт республикада гамәлгә ашырыла торган Президент программасы буенча төзелгән.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев