Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздырылачак

11 декабрьдә Болгарда “АК МӘЧЕТ” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Татарстан җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Аның кысаларында җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен (Мәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев