Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарда IV мөселман яшьләре форумы узачак

15-22 июль көннәрендә Болгарда IV мөселман яшьләре форумы була. Форумда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 150гә якын егет һәм кыз катнашыр, дип көтелә. Форумда катнашучылар атна дәвамында палаткалы лагерьда яшәячәк. Алар төрле мастер-классларда, тренинглар, интеллектуаль уеннарда, квестларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”ләрдә һәм фикер алышуларда катнашыр, дип планлаштырыла. Моннан тыш, Коръәнне тәфсирләү һәм махраҗ буенча дәресләр оештырылачак. Татарстанның һәм чит илләрнең күренекле дин әһелләре белән очрашулар да каралган. Форумның тантаналы ачылышы Диния нәзарәтендә булачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев