Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгарда "Хәзерге ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән конференция уздырыла

Бүген, 30 июнь көнне, Болгарда "Хәзерге ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дигән фәнни-гамәли конференция уздырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова хәбәр итә. Очрашуны  Татарстан Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Ислам мәгарифе советы оештыра. Кунаклар арасында Россия Президенты идарәсендә дини оешмалар белән элемтәдә тору департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, РФ хөкүмәтенең мәдәният департаментының киңәшчесе Алексей Зенько, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиллеге аппараты инспекторы Илья Рябков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б. Чарада шулай ук Россиядәге югары һәм урта мөселман уку йортлары җитәкчеләренең катнашуы көтелә. Кунакларны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Болгар ислам академиясендә уку-укытуны оештыруга багышланган төп доклад белән ТР Президенты ярдәмчесе, вакытлыча Болгар ислам академиясенең ректор вазифасын башкаручы Камил Исхаков чыгыш ясаячак. Конференция Болгар ислам академиясе бинасында, 30 июньдә 10.00 сәгатьтә башлана.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев