Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Болгар – туган тел" аланы үз эшен тәмамлады

Быел “Болгар – туган тел” форумы дүртенче тапкыр уздырыла. Узган елларны палаткалы лагерь бер смена кысаларында үз эшен алып барса, быел исә, ике смена оештырылды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 2400 бала җыелган. Бер атна дәверендә алар Болгарның Ак мәчете каршында урнаштырылган палатка шәһәрчегендә татар телен, милләтен, тарихын өйрәнде. Аларга кунакка танылган шәхесләр, КФУның алдынгы педагоглары килде. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сүзләренчә: “Безнең туган телебезне саклау, устерү буенча бик эзлекле эш башкарыла. Мәгариф министрлыгы бу юнәлештә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, югары уку йортларына кадәр проектларны тормышка ашырырга тырыша. Бу алан безнең өчен аеруча мөһим. Чөнки монда без республика, төрле регион балаларын җәлеб итеп, аларга кыска гына вакыт эчендә туган телебезне, мәдәниятыбызны җиткерә алабыз.” Министр урынбасары белдергәнчә, алга таба әлеге лагерьнең күләмен дә, эш вакытын да озынайту планнары бар. “Бүгенге көндә 7 көн генә аз дип уйлыйбыз, шуңа күрә, алга таба 18 көнлек стационар лагерь кысаларында туган телебезне өйрәтүне оештыру теләге бар,” – диде Илдар Мөхәмәтов.  
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев