Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар - төрки халыклар өчен "уртак тарих" - Төркия илчесе

Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Хөсәен Дириоз белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева с Чрезвычайным и Полномочным Послом Турецкой Республики в России Хюсейином Дириозом: фото Михаила Козловского Очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев кунакка «Яңарыш» фонды ярәме белән гамәлгә ашырыла торган тарихи-мәдәни мирасны саклау проектлары белән таныштырды. Ул борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген яңарту буенча җидееллык эшчәнлек йомгаклары, шулай ук яңа проектлар – Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге ана иконасы соборын торгызу турында сөйләде. Төркия илчесе төрки дөнья өчен Болгар тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Ул Болгарны төрки халыклар өчен “уртак тарих” һәм “уртак мирас” дип атады һәм киләсе сәфәрләрдә анда барып килергә вәгъдә бирде. Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева с Чрезвычайным и Полномочным Послом Турецкой Республики в России Хюсейином Дириозом: фото Михаила Козловского Әңгәмә барышында дипломат Болгар ислам академиясе эшчәнлеген оештыру сораулары буенча хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде. Шулай ук очрашуда төрле яклы Россия-Төркия элемтәләрен үстерү кысаларында Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек сораулары да каралды. Встреча Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева с Чрезвычайным и Полномочным Послом Турецкой Республики в России Хюсейином Дириозом: фото Михаила Козловского Чарада вице-премьер – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дильмач һәм Мәскәүдәге Төркия вәкиллегенең беренче киңәшчесе Мурат Дикмен катнашты. Искәртеп үтик, Хөсәен Дириоз Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX Халыкара икътисад саммитына килде. Башта ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев