"Болгар радиосы" кысаларында янәдән сәнгать советы эшли башлаган

«Болгар радиосы» кысаларында янәдән сәнгать советы эшли башлавы турында ишеткәнсездер, мөгаен. Һәрхәлдә, җыр сәнгатенә якын кешеләр хәбәрдар. Сәнгать советы дигән нәрсә радио-телевидение тирәсендә булыр­га тиеш – монысына шик юк. Ни өчен совет чорында язылган җырлар сыйфатлы һәм бүген дә заманча яңгырый? Чөнки ул җырлар бик җитди сәнгать советлары аша узганнар.
«Болгар радиосы»ның сәнгать советы ул чорлардагы кебек зур түгел,әлбәттә. Шулай да аның составына җырга кагылышлы, җыр өлкәсендә ни дә булса эшләүчеләр: композиторлар, шагыйрьләр, аранжировка ясаучылар, продюсерлар һәм кайбер башка белгечләр кергән. Шул исәптән мин бахырыгыз да. Ике атнага бер, кайвакыт ешрак җыелабыз. Бер җыелганда, 30-40 җыр тыңлана. Җырчының исеменә, данына карау юк – сыйфат, радио форматына туры килү кирәк. Билгеле тавыш режиссёры, аранжировка остасы, чын мәгънәсендә белгеч Айрат Шәйхетдинов үзе радио студиясенә эшкә килгән чорда эшләгән сәнгать советы эшчәнлеген искә ала: – Иң беренче чиратта җырның сүзләрен тикшерәләр иде, кәгазьдән укып. Сүзләрдә әз генә җитешсезлек булса, җыр үтми, студиядә радио өчен яздырылмый да. Башкаручы кем булуга карамастан. Бүген дә шулайрак. «Болгар радиосы»нда яңгыратырга дип башкаручылар җибәргән җырларның сүзләренә, мәгънәсенә – иң зур игътибар. Шунсыз булмый да. Чөнки нәрсә генә ишетмисең яңа яздырылган җырларда. «Күктә ага яшел болытлар...» – бу әле, урыс әйтмешли, так себе – шагыйранә ялган итеп кабул итәрлек сүзләр генә. Нәрсә генә җырламыйлар бит. Менә Илнур Мусин дигән бер егет җыр җибәргән. Сүзләре компьютерда вак шрифт белән җыелган... 3 (!) бит. Ниндидер җитди мәгънә булса да ярар иде – юк бит, бары сүзләр тупланмасы гына. Үтмәде җыр. Альфред Якшимбетов көе, Тимур Чернов сүзләренә язылган бер моңсуырак җыр. Кабатлана торган сүзләре: «Бер-беребезне оныттык без, Яшәү яме керде күңелгә». Монысы ничегрәк була икән? Димәк, бергә чакта яшәү яме булмаганмы? Соң, сөен инде алайса! Кеше күңеле кара урман – тик җыр үтәде. Алсу Нәбиева дигән бер кыздан җыр: «Сине күргәч, йөрәк әллә нишли, Урыныннан куба, саташа». Ничектер хастаханәдәге кардиология бүлеге исе килеп торган бу җырга да яшел ут янмады. Раяз Фасыйховтан берничә җыр. Берсе – ниндидер яһүд көенә, икесе – Раязга хас булмаганрак диско стилендә. Ни дисәң дә, тавыш, аранжировка шәп. Без өйрәнгән Раяз түгел, әлбәттә, әмма бик сыйфатлы эшләнгән. «Мәхәббәт ул диңгез түгел, мәхәббәт ул – океан» дигән сүзләргә дә бәйләнәсе килми. Океан сүзенең татарчасы юк чөнки. Гадәттә, тәкъдим ителгән дүрт-биш җырның берсе генә беренче тапкырдан худсовет аша уза. Нигездә, сүзләр аксый. Аранжировка, яздыру сыйфаты буенча да сораулар күп туа. Башкару – гомумән, аерым мәсьәлә. Нишләтәсең, беркемне дә җырлаудан тыеп булмый, андый закон юк. Үзем дә шул өлкәдә эшләгәнгәме, миңа хәзер бөтен татар кинәт кенә җырлый башлаган кебек тоела. Озак еллар татар эстрадасы белән шөгыльләнүче, бик күп җырлар авторы, автор-башкаручы, «Аксу» компаниясен нигезләүче Рөстәм Сәрвәров белән сөйләшеп торабыз. «Беләсеңме, татар эстрадасы дигәч, әллә нәрсә эшли башладым. Күңел кабул итми. Әллә арыткан инде, булмый татар эстрадасын тыңлап», – ди. Рөстәм дә шулай дигәч инде... Җырлар тыңлавыбызны дәвам итәбез. «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримовның йөзендә бер генә хисе дә чагылмаган кебек. Тик ул бик объектив. Чөнки нинди булса да ярамаслык җыр «иләк» аша үтсә, аңа җавап бирәсе. Әхлакый яктан да. 200дән артык җыр сүзләре авторы, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова һәр яңа җырны ниндидер эчке бер куркыну белән каршылый дияр идем. Чөнки, әйткәнемчә, нинди генә сүзләр ишетмибез ул җырларда. Гөлнара бик таләпчән, сүз – аның өчен изге. Кем әйтмешли, форсаттан файдаланып, Айсылу Габдинова башкаруында үземнең бер җырны да советка тәкъдим иттем. Аранжировка, тавыш яздыру – Айратныкы. Берничә сүз аркасында, минем җыр да үтмәде. Монда блат дигән нәрсә юк... Тагын бер яңа җыр яңгырый. Салават Шәехов көе, Ләйсән Сабитова сүзләре: «Ерак юлга чыгу һәм көчле ярату Җаннарыма бирә зур шатлык. Үткәннәрне уйлап һәм шигырьләр юллап Үтәр микән минем дә картлык». Янә бер шедевр: «Балалар үстереп, сөеп һәм сөелеп Синең белән килә яшисе! Гомер буе шулай Сөю дулкынында Килә бит ул минем эшлисе». Гомер буе сөю дулкынында ничек эшләп булганын аңламаганга, болары да үтмәде. Бу сүзләрдән радионың реклама бүлеге вәкиле Сөмбел Йосыпова да йөзен сытып куйды. Нәфкать Нигъмәтуллин биш җыр алып килгән. Марат Кәбиров сүзләренә Ризван абый Хәкимов язган «Өзгәләнә җаным» җыры җыелышны бераз җанландырып җибәрде. Инде тынычланып беттек дигәндә, Марат Мөхәммәтшин дигән егетнең Зиннур Тимергалиев сүзләренә башкарылган җыры егып салды: «Аккош кебек очып йөри Мәйданның уртасында. Тыпыр-тыпыр китереп баса Мәхәббәт ноктасына». Беразга барыбыз да сүзсез калдык. Бар да мәхәббәт ноктасына ничек итеп «тыпыр-тыпыр» итеп китереп басып булганын күз алдына китерде бугай, бүлмә шаркылдап көлүдән ярыла язды. Әлбәттә, үтмәде җыру. 30лап шундый җыр тыңлагач (ә аларның бары дүртме, бишесенәме генә «ярый» дигән тамга сугылды, дистәләгәне кире эшләргә җибәрелде, ә калганнары бөтенләй чүплеккә китте), Илфар: «Бүгенгә җитәр, киләсе атнага тагын тыңларбыз», – дип туктатты. Көздән бирле сәнгать советында катнашып шуны аңладым: кирәк булган бу эш. Әллә нинди акчалар түләсәләр дә яңгырамаячак җырлар күп тәкъдим ителә. Әгәр дә сыйфатсыз җыр үза икән, бөтен Татарстан тыңлый торган «Болгар радиосы»ннан ул яңгыраса, башкалар да: «Болай да була икән», – дип эшли башлаячак (хәер, эшләүчеләре дә җитәрлек, дөрес). Ә бит «Болгар радиосы» өлге буларак кабул ителә. Шуңа монда бары тик сыйфатлы җырлар гына яңгырарга тиеш. Тагын бер нәрсә бар: сәнгать советы тәкъдим ителгән җырларны сүзсез генә кире бормый. Сүзләр сыйфатсызмы, көе килмиме, аранжировка начармы – башкаручыга кимчелекләр җиткерелә. Кайберәүләр әйтелгәннәргә игътибар итә, кимчелекләрне төзәтә, җыр кабат әйләнеп килә. Менә бу инде нәтиҗә. Шулай булырга тиеш тә. Күпмедер дәрәҗәдә продюсер буларак, башкаручыларга газета аша берничә киңәш бирергә дә рөхсәт итегез. Беренчедән, бездә йөз­ләрчә профессиональ шагыйрь бар, интернет аша да искиткеч талантлы иҗатчыларны табып була, җыр сүзләренә аерым игътибар бирегез, белгечләр белән киңәшләшегез. Талантлар, профессионаллар күп татарда! Икенчедән, көй яздыруны да профессионалларга ышандырыгыз. Өченчедән, аранжировка ясауга да, тавыш яздыруга да бик мөһим эш дип карагыз. Акчасын барыбер түлисез – эшләреннән сыйфат таләп итегез. Юкса кайбер җырларның яңгырашы трамвай микрофонына яздырган кебек. «Буш» җыр эшләгәнче, вакытыгызны, акчагызны, көчегезне кызганыгыз. Эшләгез, тырышыгыз. ...Илфар Каримов шалтыратты. Бу атнада тагын җыелабыз икән. Әгәр дә берәрегез ике-өч сәгать җыр тыңлап утыру җиңел һәм рәхәт нәрсә дип уйласа, ул бик каты ялгыша. Монысын үз тәҗрибәмнән чыгып язам..

Илфак Шиһапов

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: