Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Болгар радиосы" Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичә оештыра

“Болгар радиосы” “Сагыну” флешмобын башлый һәм Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган кичәгә чакыра. Бу хакта радионың матбугат хезмәте хәбәр итә. " ... Беләбез бүген дөньяның Моңнары кемдә генә, - Сыя да бетә икән ул Сандугач йөрәгенә..." 15 июнь иртәсендә Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың вафаты турында билгеле булды. Әлфия апага 84 яшь иде. Татар халкының моңлы сандугачын һәм күренекле җырчысын онытып булмый, дөресрәге, аны онытырга ярамый да. Әлфия Авзалова тавышы әле дә колакта чыңлый, ә аның җырлары күңелне иркәли һәм әрнү тулы йөрәкнең сагышын баса. Татарның горурлыгы булган Әлфия апага әйтәсе сүзләр, җиткерәсе уй-фикереләр әле бихисап, әмма әлеге хатлар, кызганыч, адресатына гына тапшырылмас инде... “Болгар радиосы” Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган “Сагыну” флешмобын башлап җибәрә. Әлфия апа һәркем өчен үзенеке: кем өчендер сердәшче, кемгәдер киңәшче, юатучы, кумиры һәм тормыш маягы... Аңа әйтергә теләгән сүзләрегезне, җырчыбыз белән бәйле хатирәләрегезне “Болгар радиосы”на юллый аласыз. Күңел кылларын аеруча тибрәткән хатлар “Болгар радиосы” эфирында яңгырар, ә тулы хатлар радионың рәсми сайтында урын алыр һәм газеталарда басылып чыгар. Эчтәлеге белән беркемне дә битараф калдырмаган хатлар 17 нче октябрь көнне “Пирамида” концертлар залы сәхнәсеннән Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган “Сагыну” исемле хәтер кичәсендә укылачак. Тетрәндергеч һәм олы хатирәле хат юллаучылар Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган “Сагыну” исемле хәтер кичәсенә чакыру билетлары белән бүләкләнәчәк – “Болгар радиосы” 17 октябрьдә “Пирамида” концертлар залында Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган “Сагыну” исемле хәтер кичәсен үткәрә. Катнашалар: Зөһрә Шәрифуллина, Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Сәхәбиева, Шамил Әхмәтҗанов, ХәмдүнәТимергалиева, Миңгол Галиев, Фердинант Сәләхов, Газинур Фарукшин, Римма Ибраһимова, Зилә Сөнгатуллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Венера Ганиева, Гөлдания Хәйруллина, Рәсим Низамов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вагыйзов, Чулпан Йосыпова, Раяз Фасихов, Зөлфирә Шәйдуллина, Руслан Кираметдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Лилия Хәйруллина, Флорит Гыйздәтуллин. Хатларны юллау мөмкинлеге: 1. 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Максим Горький ур, 15 йорт; «Болгар радиосы»на «Сагыну» флешмобы өчен. 2. bolgar.radio@mail.ru Хатлар юллау вакыты: 11 сентябрь – 10 октябрь 2017 ел. Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган “Сагыну” исемле хәтер кичәсе 17 октябрь көнне “Пирамида” концертлар залында узачак. Билетлар сатуда.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев