Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Болгар күп халыкларның ватаны" - Рафаэль Вәлиев (әңгәмә, видео)

Зөя утрау-шәһәрлеге ЮНЕСКОның халыкара мирасы исемлегенә кертелергә мөмкин. Россиянең ЮНЕСКОдагы вәкиле Александр Кузнецов ике гариза – Татарстандагы Зөя һәм Байкал арты краендагы “Дзерена үзәне” каралачагы хакында “РИА-НОВОСТИ” агентлыгына хәбәр итте. Билгеле булганча,  Болгар ЮНЕСКОның халыкара мирасы исемлегенә 2014 елда кертелде. Казан дәүләт мәдәният институтының фән буенча проректоры, тарих фәннәре кандидаты, профессор, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Болгарның бу исемлеккә керүе татар халкы өчен ни бирүе, Зөя утрау-шәһәрлегенең ЮНЕСКО исемлегенә керергә мөмкинлекләре ни дәрәҗәдә икәнлеге хакында, Болгар дәүләтенең ни дәрәҗәдә алга киткән дәүләт булуы хакында сөйләде.

“Татар археологик һәйкәле ЮНЕСКО исемлегендә бар, русларныкы - юк”

- Болгар шәһәренең ЮНЕСКО исемлегенә керүе Татарстан өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булды? - Бу чынлап зур вакыйга. Россия ЮНЕСКО халыкара исемлегенә һәйкәлне 2005 елдан башлап 2014 елда гына кертә алды. Болгарда шактый зур эшләр эшләнде. Ул болай гына эшләнелә торган түгел. Без ул һәйкәлне археологик, тарихи яктан беләбез, Россиядә аны беләләр. . Бөтендөнья исемлегенә кертү Болгарны бөтен дөньяга таныту дигән сүз. Тагын шуны әйтәсем килә – Россиянең археологик һәйкәлләреннән Болгар бу исемлеккә беренче булып керде. Россиянең бу исемлеккә кергән бүтән археологик һәйкәлләре юк. Мин узган елда Санкт-Петербургта мәдәният форумында чыгыш ясаган идем, шунда: “ Мне татарину стыдно за то, что русского археологического объекта нет”, – дип әйттем. Һәм бу чыннан да шулай. Чөнки татарларның һәм русларның археологик һәйкәлләре бер үк вакытта формалашты. Болгар татар археологик һәйкәле 2014 елда исемлеккә керде һәм ул безнең тарихыбызны, археологиябезне бөтен дөньяга күрсәтә. Без соңгы вакытта белгечләрне, бөтендөнья экспертларын чакырып киңәшкәч, бер зур нәтиҗәгә килдек. Болгар археологик яктан 5 процент кына өйрәнелгән. Ул эшләр генә җитми. Нигә дигәндә бүгенге көндә яңа ысулларны өйрәнү бик мөһим. Без Болгарны зыян салмыйча, космостан төшереп геофизик ысул белән өйрәнә башладык. Чөнки казыганда шактый күп акча да, халык та кирәк, ә геофизик ысуллар алар казымыйча да шул ук биналарны табарга ярдәм итә. Болгарда хәзер шушы юнәлештә шактый эш башланды.

“Зөядәге иконографик фрескалар татар халкын христиан диненә күчерүне исәпкә алып ясалган”

- Ә Зөя утрау-шәһәрлегенең әлеге исемлеккә керү ихтималы зурмы? - Ул эш алып барыла. Без аны беренче мәртәбә исемлеккә биргәндә мәдәни ландшафт дип биргән идек. Ләкин эшли башлагач, 2014 елда бер проект төзедек, ул хөкүмәт комплекс проекты. Успение моностырендә һәм Троица чиркәвендә махсус гыйльми эшләр алып барылды. Шушы эшләр нәтиҗәсе булып номинация төзелде һәм 2015 елда ул ЮНЕСКОга Парижга җибәрелде. Алар аңа анализ ясап, 2017 елда Краковта булачак 41 сессиядә Зөя каралырга тиеш. Белгечләр Зөяне карагач, халыкара әһәмияткә ия дип әйттеләр. Бу зур нәтиҗә, шулай булмаса, аны комитетта гомумән карамыйлар. Билгеле анда консервация, реставрация проблемалары бар. Успение чиркәвендәге фрескалар турында әйтәсем килә. Без аларны күбрәк православие белән бәйле дип раслый идек. Ләкин аның программасы икенче икән. Безнең мөфтият белән дә сөйләшкәндә бер ачышка тап булдым. Успение чиркәвендә Библиядән алынган фреска бар: “Изганание из рая”. Анда Адәм белән Һава ике алма белән. Калган бөтен фрескаларда ул бер алма белән, монда ике алма. Нигә алай икән ул дип, эзли башладык. Аннары Копт моностырьларында - кайчандыр христианлык килеп чыккан җирләрдә Көнчыгыш Азия илләрендә XI-XII гасырдагы моностырьларда ике алма белән фрескалар барлыгын ачыкладык. Успение чиркәвендәге фрескалардагы күренешләр мөселманга да, христианга да ярый торган. Әйтик, анда байлыкка омтылган, аракы эчү белән бәйле күренешләр юк. Нигә дигәндә менә шушы иконографик программаны төзегәндә, монда күбрәк безнең татар халкын, фин-угор халыкларын христиан диненә күчерү максатыннан эшләгәннәр. XVI гасырда шушы иконографик программаны православие образларын гына түгел, Европадагы католик илләрнең образларын да белгән рәссамнар эшләгән. Шуңа күрә Успение чиркәве ул христиан иконографикасы гына түгел. Мин аны үземчә “Мәдәниара багланышлар үзәге” дип әйтәм, бер мәдәниятны гына түгел, ә бөтен мәдәниятларны да хөрмәт итү урыны. Анда шактый күп ачышлар бар, ул материаллар 5 томда тупланган. Шушы эшләрне башкару өчен безнең белгечләр генә җитмәде, без башка җирләрдән Ярославль, Псковтан, Грециядән галимнәр чакырдык. Псков материалларын безнең белән бергә, 2015 елда бирде. Алар Зур Псков дигән номинация эшләделәр - Псков кремлен “Зур Псковка” әйләрдерделәр. Безнең Успение чиркәвен Псков архитектурасы дип әйтә идек. Ләкин ул аларның архитетурасы гына түгел. Бөек Болгар, Алтын Урда традицияләре шушы бинага кергән. Әйтик, Мәскәүдә Успение чиркәвен XV гасырда Псков мастерлары эшләгән, ләкин ул чиркәү төзелеп бетәр алдыннан ватылган, Италиядән архитекторларны чакырып эшләп бетергәннәр. Мин Псков белгечләре белән сөйләшкәндә мин: “Бу Сезнең архитектура бит, үзегез расларга тиеш моны әһәмияте бармы аның бөтен дөнья өчен яки юкмы”, - дип сорыйм. Псковта XII-XIII гасырдагы биналар сакланып калган, үзгәргәннәр. ЮНЕСКОга үзгәртелгәннерне кертә алмый,чөнки ул аутентик, ягъни шул вакыттан сакланып калган булырга тиеш. Менә Успение чиркәве чынлап та шулай сакланып калган.

“Болгар күп халыкларның ватаны”

- “Болгар теориясе” бар, “Алтын Урда теориясе”. Татарларның килеп чыгышын кемдер Алтын Урда белән бәйләп карый, кемдер Болгар чоры белән күрсәтергә тырыша. Шул ук вакытта кайбер күрше республикалар да Болгарны үзенеке дип саный. Болгар ул кемнең тарихи ватаны? - Меңьеллык тарих булганда һәрвакыт халыкларны, һәйкәлләрне бүләргә яки үзенеке итәргә теләүче кешеләр була дип уйлыйм. Ә болгар, татар теорияләренә килгәндә, алар теорияләр бит. Минем уйлавымча, болгарлар, татарлар алар этаплар. Безнең бүгенге татар халкының болгар этабы да булган, кыпчак, төрек, татар этаплары да булган. Шулай ук нугайлар да кергән, алар шул ук татарлар булган. Бүтән халыкларны, мәсәлән, казахларны, үзбәкләрне алыйк. Үзбәк ул шул ук Үзбәк хан. Безнең татарлар 16 гасырда Урта Азиягә 200 меңлек гаскәр белән китеп шунда җиңгәннәр һәм аларга үзбәк исеме килгән. Ә татарларга килгәндә, шушы болгар этабын күрсәтеп, шул ук татар этабын күрсәтеп, безнең халыкны бөек халык итеп күрсәтәбез. Әйтик, Бөек Болгарны исемлеккә әзерләгәндә, монгол чорына караган таш һәйкәлләр юк. Алар булгандыр, ләкин алар сакланып калмаган. Болгардагы һәйкәлләр XIII-XIV гасырга карый. Шул ук вакытта X-XI гасырга караган шактый күп артефактлар, җир астында калган стеналары бар. Шул ук Болгарда X гасырда сугылган акчалар бар. Беренче Болгар акчалары 902 - 906 елларда килеп чыккан. 1100 елдан күбрәк ел үткән бит. Беренче рус дәүләтенең акчаларын алсак, “древнерусский чекан” дибез, 988 елдан соң гына килеп чыккан. X гасырның соңгы еллары һәм XI гасырның беренче яртысы. Ә бездә X гасырда - 902 елдан 990 елга хәтле шушы акчалар булган. Безнең Татарстанда Болгар акчалары белән өч хәзинә генә табылган. Дөньяда меңләп Болгар акчалары табылган. Скандинавиядә, Готланд утравында Болгар акчалары белән 66 хәзинә табылган. Алар Рус дәүләтенә, Балтыйк буена, Скандинавиягә барганнар, безнең сәүдә булган дигән сүз. Болгарда ул материаллар шактый күп, шуның өчен ул артефакларны бөтен дөньяга күрсәтү ул зур нәрсә. Без узган елны Болгар турында китап әзерләдек, аңа багышланган махсус матбугат конференциясе булган иде. Быел Болгар шәһәрлеге турында китапның җиденче томы әзерләнеп бетә. Аны инглизчә әзерләделәр, Татарстанң мәдәният министрлыгы аны финанслады һәм бөтен университетларга шушы китап җибәрелде, бу бик зур нәтиҗә.

“Алтын” – ул “золото” түгел

- Безнең акчаларның тиен, тәңкә дип аталуы шул Болгар чорларыннан бирле киләме? - Ул алданрак та булгандыр. Чөнки бу җирләрдә шактый күп урманнар булган. Шуңа күрә көмеш акча чыгар алдыннан тиеннәр, сусарлар, кешләр белән түләгәннәр. Гарәпләр шушы җирләргә килеп, кыйммәтле мехлы җәнлекләрне үзләренә сатып ала башлаган. Ә менә тиен дигән сүз әкрен-әкрен генә шушы көмеш акчага күчкән. Әйтик, фин-угор халыкларында да бу бар , “ур” – тиен, җәнлек һәм шул ук вакытта тимер акча да. Рус дәүләтендә күбрәк безнең акчаларны кулланганнар. Русларда “денга”, нечкәлек билгесе язылмый анда. Татар теленнән килеп чыккан, бүгенге көндә исеме – тәңкә. Ә Алтын Урда чорында аның исеме данк булган, шушы данк денгага әйләнгән, әмма бүгенге татар телендә - тәңкә. Алтын Урда чорында аннан соң рус дәүләтләрендә менә шушы акчалар денга дип аталган. Әйтик, руста алтын дигән сүз бар. Бездә алтын – золото. Алты көмеш акча “алтын” дип аталган. Ул чорда алтын акчалар булмаган әле, булганнары Болгар дәүләтенә Һиндстаннан килгән. Көмеш акчаларны “алтын” дигәннәр, русларда XIV-XVIII гасырга кадәр шушы акча булган. Соңрак, Алексей Михайлович чорында махсус тиен акча эшләгәннәр, аны алтын дип атаганнар. Акчаларны алтын дип атау ул татарлар белән руслар бәйләнешен күрсәтә. Финанс системасы да бергә формалашкан. XIV гасырның соңгы елларында гына рус кенәзлекләре үз акчаларын махсус бастыра башлаганнар, чөнки аңа кадәр рөхсәт булмаган. Беренче акчаларда гарәпчә язулар булган, ләкин алар гарәпчә укылмый. Гарәп язуына ошатып ясалган, рус кенәзләренең монограммалары. XV гасырда гына исемнәре языла башлаган.

“Акча сугу – суверенлык күрсәткече”

- Болгар чоры акчаларының башка халыкларныкыннан нәрсәсе белән аерыла, кай ягы белән кызыклы? - Ул вакытта куфи язулы акчалар була. Гарәп графикасындагы куфи шрифты белән язылган. Бүген дөньяда доллар булса, XVIII-XI вакытта куфи-монеталар таралган була. Болгарда табылган акчалар башлыча шушы куфи-монеталар. Ләкин шушы акчаларда безнең Болгар ханнарының исемнәре бар. Бу - суверенитет дигән сүз. Менә шулар булмаса, без Болгар дәүләте турында күп нәрсә белмәс идек. Без Болгар турында күбрәк гарәп чыганакларыннан - Ибн Фадлан, Ибн Рустедан беләбез. Ә менә бу акчалар булган аркасында без үзебезнең ханнарның исемнәрен һәм Болгарның суверен хөкүмәт булганлыгы турында беләбез. Металлографика анализыннан күренгәнчә, бу акчалар иң яхшы көмештән ясалган булган. Шуңа күрә алар бездә генә түгел, Россиядә генә түгел, Балтыйк буе, Скандинавия, Европада да шактый таралган. Чөнки аларның ул чакта андый көмешләре булмаган. Көмеш рудниклар Урта Азиядә, Әфганстан, Иранда булган. Үзем докторлык диссертациясе язганда, рудниклар Уралда булмады микән дип уйлаган идем. Анда бер документ бар, ул XVI гасырга карый. Анда патшага шушы җирдә көмеш рудниклары таптык, ул рудникларны татарлар элегрәк файдаланган дип язганнар. Минем уйлавымча, Алтын Урда чорында ул рудниклардан файдаланганнар. Мин X һәм XIV гасырда күпме хәзинәләр табылганын санаган идем. X гасырда безнең территориядә табылган хәзинә егермегә, ә XIV гасырдагылар меңгә җитә. Менә нинди зур масштаблар.

Алты почмаклы “Давид йолдызы” болгар керамикасында да очрый

- Болгардагы биналарның берсендә алты почмаклы йолдыз бар, ул яһүдиләрнең билгесе буларак билгеле. Моның тарихи аңлатмасы бармы? - Безнең Алтын Урда акчаларында ике башлы кош сурәте бар, рус гербындагы кебек. Ул XIV гасырга карый. Әйтик, гарәпләрдә бернинди сурәт булмаска тиеш, ә татар акчаларында алар бар. Кайчандыр Болгар дәүләте Хәзәр дәүләтенә кергән булган, хәзәрләр, аларның патшалары яһүдиләр булган, аның белән дә бәйләп була. Ләкин ул символ яһүдинеке генә түгел, төркиләр арасында да шактый киң таралган булган. - Димәк, алты почмаклы йолдызны да кулланганнар? - Әйе, ул акчаларда да, башка әйберләрдә дә очрый. Аннан соң аның символлары керамикада бар. “Бөек Ефәк юлы” – Болгарны шәһәрлекләрен таныту мөмкинлеге - Безнең бит Болгардан тыш башка шәһәрләр дә бар. Мәсәлән, Кашан. Аларны да тикшерергә һәм танытырга мөмкинме? - Бу бик мөһим сорау. Без шактый күп эшләгәч кенә Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертә алдык. Ә безнең Биләр, Сувар бар, йөз туксан шәһәрлек бар. Аларның кайберләре зур, кайберләре бәләкәйрәк. Әлбәттә, боларның барысын да исемлеккә кертеп булмый, ләкин менә шул ук Биләрне, Суварны танытыр өчен махсус программа бар, ул Бөек Ефәк Юлы дип атала. Шушы программага керергә ниятебез бар. Ул безнең белән генә түгел, Россия, Европа илләре белән дә бәйле. Бу проектка 25ләп дәүләт керә. Аның беренче этабында Кытай, Казахстан һәм Кыргызстан һәйкәлләре керде, хәзер безнең чират җиткәндер. Анда кертер өчен Алтай, Волгоград, Әстерхан, Саратовны алырга була. Минем уйлавымча, бу безнең Биләрне, Суварны таныту өчен перспектива. Кытайдан алып Италиягә кадәр юлны шушы һәйкәлләр аша күрсәтеп була. Ул 20-25 еллык программа, ЮНЕСКО белән расланган, шушы маршрутка керә алсак, бу безнең өчен бик мөһим.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев