Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар ислам академиясендә студентлар сынау үтәчәк

Болгар ислам академиясендә 24 августта 10.00 сәгатьтә  булачак студентлар имтихан тапшырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Болгар Ислам академиясенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
Абитуриентларга ислам нигезләре буенча тест оештырыла. Болгар ислам академиясе профессоры Шәех Абдураззак Ас-Саади булачак студентларның гарәп телен белү дәрәҗәсен дә тикшерәчәк.
Болгар ислам академиясенә укырга керергә барлыгы 94 гариза кабул ителгән. Имтихан комиссиясендә академиянең президенты Камил Исхаков, мәгариф бүлеге башлыгы Алексей Петров, фән буенча проректор Дамир Шагавиев һәм башкалар эшли.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев