Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар ислам академиясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең "Тарих әлвафаяти әслаф" дип исемләнгән 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына академиянең президенты Камил Исхаков хәбәр итте. Текстны цифрлаштыру эше Австриянең Инсбрук шәһәре белгечләре белән берлектә алып барыла. Болгар ислам академиясе - үз эшчәнлеген 2017 елның сентябрендә Россия җитәкчелеге ярдәмендә башлап җибәргән федераль проект. Уку йорты ислам дин белеме мәктәбен яңадан торгызу һәм мөселман галимнәре әзерләү максатыннан оештырылган.
Рөстәм Килсинбаев, Татар информ
Фото: Расих Фасхутдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев