Болгар ислам академиясендә илебезнең мөселман өммәте элитасы әзерләнәчәк

Хәзер ике диплом алу модасы китте. Дин өлкәсендә генә түгел, бөтен мәгариф системасында күзәтелә торган хәл, белем алганнар, укуларын дәвам итү өчен үзләрендә партнерлар эзли, дип белдерде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан мөфти урынбасары, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.  Кичә Казан федераль университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә «Дини белем экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика алымы» дигән темага Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпер оештырылды. Мөселман өммәтендәгеләрнең  белем бирү өлкәсендә  борчый торган мәсьәләләр бар. Дини югары белемне алу кайда кулайрак? Россия ислам фәне белән шөгыльләрне канәгатьләндерә аламы? Өч яклы сөйләшүдә Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов (Мәскәү), Татарстан мөфти урынбасары, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин (Казан), Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллаһ Баиров  (Симферополь) катнашты. Алар югарыда күтәрелгән мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышты. «Дин өлкәсе, башка мәгариф өлкәләреннән аерылып тора, чөнки биредә белем генә түгел, идеология дә өстәлгән. Шуңа күрә, чит илгә белемнән тыш чит идеология ияртеп кайту дигән проблема бар. 1990 еллар башында без аны ачык күрдек. Әмма хәзер беркемне дә чит илгә чыгармау турында сүз бармый. 1990 еллар тәҗрибәсендә күргәнчә, яшьләр мәктәп тәмамлагач та, чыгып китә иде. Чит мохиткә барып формалаштылар. Барган ил гореф-гадәтләрен үзләренә сеңдереп кайттылар. Димәк, татардагыларын җуйдылар. Хәер, җуелган дию дөреслеккә туры килеп бетми. Мәктәп яшендәге үсмер чит идеология йогынтысында  тәрбияләнде, чит илдә намазга бастырылды, » - ди Рәфыйк Мөхәммәтшин. Бүгенге көндә Татарстанда ислам дине буенча белем алучылар саны  300 меңгә җитә, аларга 1200 мөгаллим сабак бирә. «70 ел дәвамында ислам фәне шактый какшады, - ди Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов. - Дини кыйммәтләребез салкын караш кичерде. Бүген Россия төбәкләрендә җанлану сизелә. Унга якын ислам югары уку йорты эшли, мәдрәсәләрдә башлангыч дини белем бирелә. Татарстанда быел ачылачак Болгар ислам академиясе исә, читкә китми генә сыйфатлы белем алуга мөмкинлек тудырачак». 2017 елның май аенда ишекләрен ачачак Болгар ислам академиясендә  илебезнең мөселман өммәте элитасы – ислам фәннәре буенча галимнәр, магистрлар һәм докторлар, иллаһият белгечләре әзерләнәчәк. «Болгар Ислам академиясе Россиянең унлап ислам университет һәм күп санлы мәдрәсәләренә сынау да булачак. Биредә югары уку йортларының ни дәрәҗәдә укытулары ачыкланачак. Сентябрь аенда 25-30 кеше укырга алырга исәп тотабыз. Укыту бушлай оештырыла, аларга стипендия түләү мөмкинлеге дә карала», - диде Р. Мөхәммәтшин. Кырым мөфтие урынбасары Әсадуллаһ Баиров белдергәнчә: «Дөньяви илдә яшәсәк тә, үз илебездә дин гыйлеме алган яшьләр, чит агымнарга бирешми, чөнки ул җирле гореф-гадәтләр белән таныш, үз кыйммәтләрен анык таный. Вәгазьләребездә әти-әниләргә еш кына балаларына дини тәрбия бирүне вәгазьлибез. Мәскәүдә булмаса да, Татарстанда да дини белем алучы яшьләребез бар. Мәскәүне сайламаулары гади аңлатыла, чөнки анда тормыш кыйммәт. Болгар Ислам академиясенә дә үз шәкертләребезне җибәрергә әзер».

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: