Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп тәмамланды

Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен җәйге мәктәп тәмамланды. Монда катнашучыларга ул Болгар ислам академиясенә керү өчен старт мәйданчыгы булды. Оештыручылар 10 көн эчендә катнашучылар арасында иң көчле абитуриентларны ачыклады. Бу хакта Болгар ислам академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәйге мәктәп алдыннан катнашучылар гарәп теле һәм ислам нигезләре буенча тест узарга тиеш иде. Ачылышта тест нәтиҗәләре белән Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков уртаклашты: «1080 елда бу җирдә Дар Әл-Гыйлем «Белем йорты»дип аталган югары белем бирү бинасы төзелгән һәм монда көчле ислам фәннәренә нигез салыну башлаган. Киләчәктә биредәге галимнәр тарафыннан 30 меңнән артык хезмәт язылган һәм алар шулай ук барлык ислам эшчәнлеге нигезенә кергән. Әлеге хезмәтләр бүгенге көндә дә ислам дөньясында кулланыла. Һәм менә бүген тарихи җирлектә шундый көн ачыла һәм сез аның беренче катнашучылары, бу сезнең өчен дә зур горурлык, чөнки шушы белем йортында сез - беренче укучылар. Мин сезнең сынау имтиханнары турында хәбәрдар, сезнең хакта шатлыклы мәгълүматлар да, зур үкенү хисләре дә бар. Болгарская исламская академия принимает первых претендентов на обучение Укулар тәмамлангач, без сезнең ничек шөгыльләнүегезне күрәчәкбез, уку йомгаклары буенча тагын бер кат тест һәм әңгәмә узарга кирәк булачак. Бу безгә сезне Болгар ислам академиясе студентлары булуыгызны билгеләү өчен кирәк», – дип белдерде Камил Исхаков. Нәтиҗәләр ясау өчен бирегә Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да килгән, ул катнашучыларга сертификатлар тапшырды, ә Болгар ислам академиясенән истәлекле бүләкләр бирелде. «Сез мәктәп тәмамладыгыз, бәлки дөньяви югары уку йортында да белем алгансыздыр, шуңа күрә сезнең бурыч классик ислам белеменә якынаю. Җәмгыятьне нинди мәсьәләләр борчый? Әлбәттә, мөселман яшьләре авторитетлы руханиларга мохтаҗ, алар сорау куя, ә Россиядә ул сорауларга җавап бирер кеше юк. Шуңа күрә безгә авторитет булырдай мөселман рухание кирәк. Болгар ислам академиясенең бурычы - шундый рухани әзерләү», – дип йомгак ясады Рәфыйк Мөхәммәтшин. Болгарская исламская академия принимает первых претендентов на обучение

 Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев