Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар ислам академиясе китапханәсендә 90 мең китап сакланырга мөмкин

Болгар ислам академиясе китапханәсе якынча 90 мең китапка исәпләнгән, беренче чорда кулланышта 30-50 мең тирәсе китап булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Болгар ислам академиясе матбугат сәркатибе Алмаз Әхмәтҗанов хәбәр итте. "Без барлык дөньякүләм китапханә системаларына кушылабыз. Без Мәскәүдәге Ельцин китапханәсенә дә, Санкт-Петербургтагы, Финляндиядәге китапханәләргә дә бардык. Без аларның электрон нөсхәләр белән эшләү тәҗрибәсен өйрәндек. Революциягә кадәр чыккан 3 төрле китапны карадык. Хельсинкида да алардан берәр электрон китапларын алабыз дип килештек. Без ул китапларның электрон вариантларын өйрәнәчәкбез", - дип белдерде Алмаз Әхмәтҗанов. Аның сүзләренчә, китапларның күбесе электрон вариантта булачак. "Күп кенә китаплар сканер аша уздырылды. Процесс бара. Без китапларны цифрлаштыруны башладык, цифрлы форматтан электрон форматка күчерәбез", - диде ул.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев