Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар ислам академиясе киләсе уку елыннан студентлар кабул итә башлый

Болгар ислам академиясе киләсе уку елыннан эшли башлаячак. Бу хакта кичә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова республика Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта хәбәр итте. “Академия төзүгә безгә 1 ел вакыт бирелде. Киләсе елдан академия уку йорты буларак эшләп китәргә тиеш, - диде Ларионова. – Шуңа күрә бу җәй яңгырга яки башка шартларга карап тормастан эшләү форсаты бирә”. Хәзерге вакытта төзелеш мәйданында уку йорты бинасын һәм студентлар торачак 6 кампусны төзү эшләре бара. ЮНЕСКО киңәшен исәпкә алып, юл мәчет һәм музей аша түгел, ә урман аша салынды. "Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ белән газүткәргечне академиядән читкә күчерү мәсьәләсе хәл ителде, дип сөйләде Т.Ларионова. Шулай ук Болгар ислам академиясен төзүгә акча җыела. Ларионова сүзләренчә, “Яңарыш” фондында җыелган акчалар шушы академия белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборына тигез күләмдә бүлеп бирелә. Соборга дип хәйриячеләрдән 90,7 млн сум җыелган булса, академия салуга да шуның кадәр үк сумма тупланган. Ике объектка кирәкле сумма арасындагы аерма 5 млн сумнан артмый. Бу академиянең быел 21 майда, Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул иткән көндә, ягъни Казан соборын торгыза башлаганнан алдарак төзелә башлавы белән аңлатыла. Искәртеп үтәбез: Татарстан башкаласында Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы 1066 нчы номерлы указ ТР Президенты тарафыннан 2015 елның ноябрендә имзаланды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республика митрополиясе дин әһелләре бу адымны бик хуплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев