Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар ислам академиясе киләсе елда файдалануга тапшырылырга мөмкин - Минтимер Шәймиев

Узган  җомгада, ягъни 15 июль көнне ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарихи-археологик комплексында булды. Ул "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзелә торган ике объектта эшләр барышы белән танышты. Ак Мәчет артында сафка бастырыла торган Болгар ислам академиясе төзелеш мәйданчыгында Минтимер Шәймиевкә соңгы ике айда башкарылган эшләрне күрсәттеләр, академия бинасы диварларын бизәкләү өчен сайланган материаллар белән таныштырдылар. Искәртәбез: академиягә нигез ташы 21 май көнне "Изге Болгар җыены" кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында салынган иде. Аннары Минтимер Шәймиев "Кол Гали" кунакханәсе төзелешендә булды. Анда Ак пулат үрнәге буенча төзелә торган мунча комплексы да булачак. Әлеге проектның инвесторлары - "Татнефть" ГАҖ һәм "ТАИФ" ААҖ. Төзү эшләрен Korston Group идарәче компаниясе вәкилләре тәкъдимнәрен истә тотып, "Грань" ҖҖЧ башкара. Ахырда ТР Дәүләт киңәшчесе Болгарга сәфәренә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренчә, биредә эшләр график буенча бара. "Без Болгар ислам академиясе төзелеше барышы белән таныштык. Минемчә, киләсе елга академия файдалануга тапшырылырга мөмкин. Без шундый өмет, шундый кәеф белән эшлибез", - диде М.Шәймиев. Ул шулай ук тиздән Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә истәлек капсула салыну булачагын да әйтте. "Бу үзенчәлекле объект. Кайчагында тарихи бинаны яңадан торгызганчы, яңадан салу җиңелрәк. Минемчә, соңгы елларда без тәҗрибә тупладык, бәхеткә, төзүчеләр, архитекторлар, галимнәр арасында үз белгечләребез үсеп җитте, без моны эшли аларбыз дип уйлыйм", - диде ул. Минтимер Шәймиев бүген объектларда йөргән вакытта туган фикере белән дә уртаклашты. "Болгар җиредә туып-үскән - Тәҗетдин әл-Болгари - Әбугалисина белән берәттән Көнчыгышның танылган дәвалаучысы санала. Шуңа да тарихи Ак пулатта Тәҗетдин әл-Болгари рецептлары, киңәшләрен, дәвалау ысулларын файдаланырга кирәк. Ул чорларда кешеләр дәвалануда җирле чаралар һәм үләннәрдән файдаланган. Бездә аның фәнни эшләренең күчермәләре бар, галимнәрне эшкә җигәчәкбез. Бу кызыклы фикер, аны тормышка ашырып була дип саныйм", - дип билгеләп үтте ул. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев