Болактагы Яшьләр театрының “Краснобай” спектакле премьерасын Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды

Кичә Болактагы Яшьләр театры Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Краснобай” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Спектакльне тамаша кылырга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, “Лукойл” ГАҖ һәм “РИТЭК” АҖ директорлар советлары рәисе Валерий Грайфер да килгән иде. Болактагы Яшьләр театры “Лукойл” ГАҖ үткәргән Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант откан булган. “Краснобай” спектакле әнә шул грант акчасына куелган. Аның режиссеры – Рөстәм Фәткуллин. Сценарийга Валерий Грайферның әнисе Александра Сорокина-Грайферның “Краснобай” повесте нигез итеп алынган. Әсәр узган гасырның 60нчы елларында иҗат ителгән һәм кулъязма рәвешендә сакланган. 2000 елда кулъязма аерым китап булып басылып чыккан. Спектакль башланыр алдыннан, тамашачыларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул “Лукойл” һәм “РИТЭК” компанияләренең бөтен илдә, шул исәптән Татарстанда, хәйриячелек белән шөгыльләнүе, кешеләргә карата мәрхәмәтле гамәлләр башкаруы, төрле буын вәкилләренә, шул исәптән яшьләргә, ярдәм итүен билгеләп, Валерий Грайферга рәхмәт белдерде. ТР Дәүләт Киңәшчесе үзенең театрларга йөрергә яратуын, шул ук вакытта Болактагы Яшьләр театры спектакльләрен моңа кадәр караганы булмавын билгеләп үтте. Шулай да, рецензияләрны укып барам, әлеге театрның кемнеңдер кызыксынулары нәтиҗәсендә түгел, ә яшьләрнең үз теләге белән мөстәкыйль рәвештә оешуы турында беләм, дип мактап телгә алды ул театр коллективын. Куелыш ничек кенә бәяләнмәсен, без сезгә рәхмәтле, шул ук рухта дәвам итегез, дип тә өстәде. Валерий Грайфер әнисе иҗат иткән әсәр геройларының бүген Казан театры сәхнәсендә терелүен могҗиза дип атады. Ул әнисенең бу повестьне бик озак язуын, кат-кат төзәтүен һәм, ахыр чиктә, архивына алып куюын билгеләп үтте. “Бервакыт, Себердән кайткач, аның архивларын барлап утырганда, шушы әсәр кулъязмасына тап булдым. Укый башладым, кызыксынып киттем. Аны китап рәвешендә бастырырга ниятләдем. Нәтиҗәдә, XIX гасыр авыл кешеләре тормышын тасвирлаган басма дөнья күрде”, – диде ул. Спекталь премьерасын тамаша кылырга килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтте. Спектакльдә вакыйгалар XIX гасыр ахырында Идел аръягындагы бер рус авылында – Киселевкада бара. Үзәктә – ачлыктан, юклыктан изелгән крестьян гаиләләре – Минеевлар һәм Сорокиннар язмышы. Сюжет традицион мәхәббәт өчпочмагына корылган. Андрей белән Анна бер-берсен яратса да, бергә була алмый: аяусыз язмыш аларны аера. Сөйгәне акча эшләргә киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Яраткан кешесенең үлеме турында хәбәр алган Аннаны бер генә өмет – карынында йөрткән баласы яшәтә. Ул башка берәүгә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Аннаның Яков исемле малае туа. Кызыксынучан, белемгә омтылучан булганы өчен авылдашлары малайга Краснобай дип кушамат тага. Язмыш тарафыннан кагылган-сугылган Анна бәхетле була алырмы? Аның улы Яковны нинди сынаулар көтә? Тамашачы спектакль дәвамында әнә шул сорауларга җавап эзли. Рус халкының борынгы йолаларын, уеннарын чагылдырган күренешләр җырлы-биюле тамаша рәвешендә оештырылды. Сәхнә түренә эленгән экрандагы бизәкләр, күренешләр спектакльгә аерым милли төсмер өстәде. Кыскасы, моннан берничә гасыр элек яшәгән гади кешеләрнең шатлыклары һәм кайгы-борчулары бүгенге тамашачыны да битараф калдырмады

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: