Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бөкләнеп төшкән калфак ул "Беттек!" дигәннең бер формасы" - Гөлзада Сафиуллина

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың “Татар калфагы Казан ханлыгы алынганнан соң, каты нигезе алынган такыядан барлыкка килгән баш киеме” дигән фикере белән килешүен белдерде. “Бу искиткеч фикер – Сөембикәнең калфагы өскә караган һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бөкләнеп төшкән калфак ул “Беттек!” дигәннең бер формасы инде. Шуңа күрә баш киеме югары булырга тиеш. Казан ханының бүреге дә шундый булган. Мин бу фикер белән килешәм”, – диде ул “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Золотая Орда в мировой истории” китабын тәкъдим итү кичәсе барышында “Татар-информ” хәбәрчесенә. “Күңелем сизгәндер инде: әйләнеп төшә торган әллә ничә калфагым бар минем – кия алмыйм. Киям дә тагын салам – алар белән кеше арасына чыга алмыйм. Ул миңа көч бирми, рухландырмый. Ә очлы баш киеме белән мин горур йөрим. Андый баш киеменең энергетикасын сизәм”, – диде Гөлзада Сафиуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев