Бөгелмәдә ришвәтчелеккә каршы көрәш ункөнлегенә багышланган V шәһәр турниры булып узды

“КНИТУ”ның Бөгелмә филиалында дебатлар (сүз көрәштерү, фикер алышу) буенча V шәһәр турниры булып узды. Анда Бөгелмәнең югары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Болар – медицина училищесы, Бөгелмә машина төзү һәм төзүчеләр техникумы, “КНИТУ” һәм “КИУ”да укучылар иде. Бу хакта "Бөгелмә авазы" яза. Дебатларны “Курс М” шәһәр студентлар клубы оештырган. Аны ришвәтчелеккә каршы көрәш ункөнлегенә багышладылар. Биш команда “Яшьләрнең җәмгыять оешмалары кирәкме?”, “Сириядә барган конфликтта Россия дөрес юнәлештәме?”, “Бөгелмәдә яшьләр өчен вакыт уздыру урыннары бармы?”, “Бөгелмә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш сәясәте нәтиҗәле эшлиме?”, “Яшьләрнең җәмгыять оешмалары коррупциягә каршы көрәш алып барырга тиешме?”, “Армияне финанслау программасын көчәйтергә кирәкме?”, “Студентлар үзидарәсенең мәктәп укучылары үзидарәсе белән бергә эш алып баруына ничек карыйсыз?”, “Коррупциягә каршы көрәш РФга инвестицияләр кертә аламы?”, “Россиядә яшьләр арасында патриотизмны үстерү уңаеннан СССР тәрбия системасын кайтару кирәкме?” темаларына сүз алып барды. Кемдер – “Әйе”, ә кемдер “Юк” дигән җавап бирде һәм үз фикерен яклап чыкты. Жюри студентларның чыгыш ясавына, юморына, темаларны төгәл ачып бирә алуына игътибар итте. Нәтиҗәдә, турнир кубогына “КНИТУ”ның Бөгелмә филиалы студентлар командасы лаек булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: