Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөгелмәдә Коръәнне яттан уку республика күләмендәге конкурсның беренче сайлап алу этабы уздырылачак

Бу атна якшәмбе көнне, ягъни 23 октябрьдә сәгать иртәнге 9да Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Коръәнне яттан уку - хифз һәм Изге китапны карап матур итеп уку буенча республика күләмендәге конкурсның беренче сайлап алу этабы уздырыла. bugulma.muhtasibat.tatar сайты шуны хәбәр итә.

Бөгелмә мөхтәсибәте бу хакта, конкурста шушы районның һәм шәһәрнең теләге булган һәркеме катнаша ала, дип игълан итте. Бу мәсьәләдә тулырак мәгълүматны 89600377828 һәм 89377766998 номерлары буенча белешергә була.

Мәгълүм булганча, конкурсның республика этабында җиңүчесе хаҗга юллама белән бүләкләнә, икенче урын алучы – гомрәгә юллама белән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев