Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөгелмәдә эрзя һәм мукшы телләрендә тоталь диктант язачаклар

Быел татар, рус һәм немец телләре белән беррәттән, тоталь диктантны эрзя һәм мукшы телләрендә дә язачаклар. Акция 6 апрель көнне үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. “Эрзя һәм мукшы телләрендә тоталь диктант” россиякүләм белем бирү бушлай акциясен оештыручылар — Фин-угыр халыклары мәдәниятенең Идел буе үзәге һәм Мордовия Республикасының Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы. Тоталь диктантта яшь, милләт, социаль статус, эрзя һәм мукшы телләрен ни дәрәҗәдә белүенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанда әлеге акция мордва халкы күпләп яшәгән районнарда узачак. Мисал өчен, Бөгелмәдә. Нәтиҗәләр тоталь диктант үтеп, 5 көн узганнан соң игълан ителә. Аларны Фин-угыр халыклары мәдәниятенең Идел буе үзәге рәсми сайтында карарга мөмкин булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев