Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөгелмә Үзәк мәчетендә "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәгенең көзге сменасы төгәлләнде

Татарстанның Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәрнең үзәк мәчетендә көзге каникулларда оештырган “Сәлам” рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады. Балалар биредә Ислам тәгълиматы нигезләрен, гарәп алфавитын, изге Коръән сүрәләрен өйрәнгәннәр, төрле викторина һәм бәйгеләрдә катнашып зиһеннәрен үстергәннәр. Дәресләр физарядкалар, саф һавада уеннар белән бергә үрелеп барган, бер көнне күмәкләшеп кинотеатрга да барганнар.

Шулай ук алар төрле өлкәдән кызыклы шәхесләр, аксакаллар белән очрашкан. Наркоманиягә каршы көрәш контроле хезмәткәрләре дә дәрес биреп киткән. Балалар белән дәресләрне Бөгелмә мәчете хәзрәтләре, күрше Баулы районындагы Урыссу шәһәренең "Фәнис" мәдрәсәсе студент кызлары үткәргән.

"Сәлам" үзәгендә балаларны яңадан кышкы каникул көннәрендә оештырылачак сменага да көтеп калалар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев