Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә "Яшь вәгазьче" дип исемләнгән төбәкара бәйге уздырылган

Чараны Бөгелмә районы мөхтәсибәте оештырды, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы. Бәйрәм үзәк мәчеттә эшләп килүче "Тәрбия" төркемендә тәрбияләнүче нәниләрнең татар телендә шигырь һәм Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләүләре белән башланып китте. Чара конкурсантлар чыгышы белән дәвам итте. Бәйге мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды. Ул татар һәм рус телләрендә үтте. Биредә катнашу өчен "Исламда канәгатьлек" темасы буенча ныклап әзерләндем һәм бик теләп килдем", – ди "Яшь вәгазьче" бәйгесендә чыгыш ясаучы Мансур Хөснетдинов. "Әлеге чара сәнгатьле сөйләмне үстерүгә ярдәм итә. Бәйгедә катнашучыларга үзләрен хәзрәт итеп хис итәргә мөмкинлек бирә", – дип, уй-фикерләре белән уртаклашты Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов. Конкурсантларны шәһәр мәчетләре хәзрәтләре бәяләде. "Иң яшь вәгазьче" номинациясендә (7 –15 яшь) – Мансур Хөснетдинов, "15 – 35 яшьлек конкурсантлар" төркемендә – Шамил Садретдинов, Илшат Сафин, Илдар Габдрахманов, "35 – 65 яшьлек конкурсантлар" төркемендә – Али Сәхәпов, Илдар Фәрхетдинов, Рәйхан Гәрдиев һәм Равил Салихов, "Иң өлкән вәгазьче" номинациясендә Габит Хәсәнов җиңүче дип билгеләнде. Бәйге тәмамлангач аларның барысына да бүләкләр тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев