Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөгелмә шәһәрендә "Зәйтүнә" дип исемләнгән төбәкара мөнәҗәт фестивале уздырылган

Узган шимбә көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге бишенче тапкыр, бергәләп, "Зәйтүнә" төбәкара мөнәҗәт фестивален уздырды. Быел да катнашучылар арасында республика районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан, Оренбург якларыннан килүчеләр бар иде. Берничә номинациядә узган фестивальдә катнашучылар саны 150гә җитте, дип яза районның "Бөгелмә авазы" газетасы. Фестивальне Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов ачып җибәрде, аның сүзләрен дәвам итеп, фестиваль кунагы - Татарстан Республикасы мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин үз хәер-фатихасын бирде, Бөгелмә мэры Линар Закиров исеменнән сәламнәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов җиткерде. Мөнәҗәт укучыларның осталыгына мәртәбәле жюри бәя биреп торды. Бу – Бөгелмә балалар иҗат мәктәбенең югары дәрәҗәле педагогы Римма Кадыйрова, республиканың милли мәдәнияте үсеше үзәгенең баш белгече Лилия Җиһаншина, фестивальнең өч тапкыр җиңүчесе булган Абдулвәли Мөселмановлар иде. Баллар куйганда, катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзләрен тотышлары да бәяләнде. Бигрәк тә мөнәҗәтләрне тамашачылар күңеленә җиткерерлек итеп башкаруга аерым игътибар бирелде. – Фестивальгә киләбез дип, иртәнге сәгать 4тә тордык. Әгерҗедән без. Беренче тапкыр килүебез. Бу фестиваль турында ишетеп белә идек, менә хәзер үзебезнең көчне сынап карарга булдык, – ди Рәсилә, Гөлнур һәм Илсөяр апалар. – Ә без - Зәй-Каратай әбиләре. Фестивальдә өченче тапкыр катнашабыз инде. Бик күңелле, җанга ләззәт бирә торган фестиваль бу. Мөнәҗәтләрне әбиләребездән, әниләребездән ишетеп белеп өйрәндек, төрле мәдәни чараларда катнашабыз. Безне районыбызда яраталар, – диләр Тәслимә, Рәйсә Җәмилә апалар. Алардан яшьләр дә калышмады. Араларында хәтта 7 яшьлек кызлар да бар иде. Фестиваль бәйгесе көн буена сузылды, 6 сәгать дәвам итте. Татар халкы мөнәҗәтләре бәйгесе Дипломнар, бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Ялгыз башкару буенча, 7–12 яшьлекләр арасында Бөгелмә районының Карабаш бистәсе кызы Самирә Әхмәдишина җиңде, ә махсус призга Лениногорск шәһәреннән килгән кыз Хәлимә Гыймранова лаек булды. 13-14 яшьлекләр арасында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте Нурмөхәммәт Шәрипов беренче урынга чыкты. 18 яшьлекләр арасында беренче урын Дипломын Әгерҗе районының Крынды авылыннан килгән кызга тапшырдылар. "Ансамбль" номинациясендә яшьләр арасында – "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең "Хәлил" төркеме, өлкәннәр арасында Бөгелмәнең "Мирас" ансамбле җиңүче дип билгеләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев