Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөгелмә мөхтәсибәтендә узган Коръән уку конкурсында 60 кеше катнашкан

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Коръән уку конкурсы үткәрелгән. Әлеге чараны район мөхтәсибәте оештырган. Конкурста көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конкурста барлыгы 60 кеше үзен сынап караган. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафиз да булган.

Коръән уку буенча ир-атлар арасында беренче урынны Хөсәен Скандаров алган. Яттан сөйләү буенча – Әхмәтҗан Айнетдинов. Хатын-кызлар арасында беренче урыннарга Әлимә Мәмәдова, Гаишә Үзбәкова чыккан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев