Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөекбритания энциклопедиясе заманында Шиһабетдин хәзрәт хакында махсус мәкалә бастырган

Дин әһелләре арасында иң беренчеләрдән фотога төшүче — Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) булган. Бу хакта “Хәлбуки” проекты кысаларында укыган лекциясе вакытында Россия ислам университетының гуманитар дисциплина кафедрасы җитәкчесе Резеда Сафиуллина җиткерде. “Россия мөселманнарының танылган галимнәрен барлаганда, Бөекбритания энциклопедиясе Шиһабетдин хәзрәт хакында махсус мәкалә бастырган. Шул басмада аның рәсемен урнаштыру өчен фотогызны бирмәссезме икән дип, энциклопедия авторлары хәзрәтнең үзенә хат язган. Моңа кадәр мөселманнарга фотосурәткә төшү ярамаган. Шиһаб хәзрәт исә фотога төшкән беренче дин әһеле буларак тарихта калган”, - диде Р.Сафиуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев