Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераны 70 елдан соң бүләкләү таныклыгын ала

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны яу кырында батырлыклары өчен бүләкләү таныклыгын 70 елдан соң гына кулларына алды, дип хәбәр итә Әлмәт телерадиокомпаниясе.

Әлмәттә гомер итүче Василий Актаев быел 90 яшен билгеләп үтте, һәм нәкъ шул истәлекле көнне аңа көтелмәгән бүләк ясадылар – “Батырлык өчен” медаленең бүләкләү таныклыгын тапшырдылар. Ул бу медальгә 70 ел элек лаек булган.

Тумышы белән Василий Актаев Әлмәтнең Ямаш авылыннан. 1945 елда ул Кызыл Армия сафларына алынган, Көнчыгыш фронтта хезмәт иткән, идарә взводының разведчигы булган. Хәрби бәрелешләрнең берсендә ул дивизион командирын үлемнән коткарган, шуның өчен “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим ителгән. Ләкин билгесез сәбәпләр аркасында, медальне ала алмаган.

2006 елда Россиядә архивлардагы күп кенә документлар ачылу сәбәпле, хәзер сугыш еллары белән бәйле мәгълүматлар ачыла бара. Әлмәт районыннан сугышта катнашкан якташлары турында җирле Ветераннар советы мәгълүматларны барлый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев