Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөек шагыйрь рухына багышлап...

Һәр төбәк үзенең күркәм шәхесләре белән горурлана, Дүртөйле халкының зур бер горурлыгы — Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми. Дүртөйледә шагыйрь истәлеген кадердәп саклыйлар. Шагыйрьнең юбилее уңаеннан төрле чаралар уздырылды. Шигъриятебез аксакалының 100 еллык юбилеен билгеләгән көннәрдә Дүртөйледә яшәп иҗат итүче бер төркем каләм осталары — Рафаил Хафизов, Илдус Тимерханов, Мөдәрис Мөсифуллин һәм Светлана Васикова — «Моң илчесе» дип аталган, Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырь һәм истәлекләр җыентыгы нәшер иткән. Җыентык зур булмаса да, үзенең тирән, фәлсәфи эчтәлеге, ихласлыгы белән җәлеп итә. Дүртөйле шәһәренең тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулу уңаеннан зур күргәзмә ачылды. Биредә шагыйрьнең шәхси әйберләре, гаиләсе архивыннан фотолар, китаплары, хатлары урнаштырылган. Күргәзмә җәйгә кадәр эшләячәк. Дүртөйле шәһәренең 6нчы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар остазлары, әти-әниләре белән бергәләп бөек шагыйрь Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештегә сәфәр кылды. Алар шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салды, йорт-музеенда булды, Наҗар Нәҗминең иҗат җимешләрен сәнгатьле укыды, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды. Сәфәр нәниләр һәм өлкәннәр күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.

“Кызыл таң” газетасы хәбәрләре буенча


Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев