Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бөек Болгар" һәм "Зөя утрау-шәһәрчеге" туристик брендлары рәсми рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде

Бүген Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм “ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Татьяна Ларионова “Бөек Болгар” һәм “Зөя утрау-шәһәрчеге” туристик брендларын рәсми рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

Болгар Һәм Зөя брендлары монохром графикада, чулпы образына нигезләнеп ясалган.

«Туристлык өлкәсе икътисадта аерым тармак буларак карала. Болгарда һәм Зөядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән җиденче ел рәттән төзекләндерү, яңарыш эшләре алып барыла, дин өлкәсендә мөмкинчелекләр ачыла. Бүген Зөягә сәяхәт кылу өчен ике көн дә әз. Мин Зөя һәм Болгар брендларын ясаучыларга бик зур рәхмәтләремне белдерәм. Бренд уйлап табу – бу башлангыч этап, безгә монда ныклы адымнар белән алга атларга кирәк. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бренд бу урын хакында хәтерләрне яңарта, кызыктыра”, – диде  Татьяна Ларионова.

Брендның икесе дә төбәктәге туристлык мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлтелгән Visit Tatarstan программасы кысаларында башкарылган. Брендлар эшләнешендә ТР Туризмны үстерү үзәге һәм "Яңарыш" фонды белән бергә катнашкан, шулай ук тарих, мәдәният, туризм өлкәсендә белгечләр булышкан.

Эш ике юнәлештә барган – тикшерү, концепция булдыру һәм визуаль стиль формалаштыру. “Бөек Болгар” һәм “Зөя утрау-шәһәре” брендлары йөзен “Лориен” компаниясе тормышка ашырган.

“Брендларны ясау буенча эш бер ел дәвамында барды. Потенциаль туристларның уйларында визуаль образ тудыру бурычы торды. Икенчедән, Россия һәм чит ил туристларын бу объектлар белән таныштыру, җәлеп итү бурычы тора иде. Реклама продукциясе өчен уникаль образ һәм стиль булдыруны да күздә тотып ясадык” – дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

Авторлар уйлавында, “Бөек Болгар” бренды концепциясе – “Бөек Болгар. Иделдәге борынгы цивилизация”, Зөя өчен – “Зөя утрау-шәһәрчеге. Тарих яшәешен кара” шигарендә тасвирлана. Бренд ясауга һәрберсенә 450 мең сум тотылган. Туризм буенча дәүләт комитеты киләчәктә Алабуга, Чистай, Тәтеш брендларын да ясарга планлаштыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев