Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бию - телсез дә халыкның нинди бөек милләт икәнен күрсәтә" - Роберт Миңнуллин

Бию сәнгате - телсез дә халыкның нинди бөек милләт икәнен күрсәтә ала. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә халык шагыйре Роберт Миңнуллин әйтте. Кичә Татарстан Фәннәр академиясендә татар халык биюләрен зур сәхнгә чыгарган, аларны фәнни яктан өйрәнгән балейтмейстер Гай Таһировка багышланган “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” халыкара конференция булды. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюләре кафедрасы ярдәме белән оештырылган конференциядә Санкт-Петербург, Мәскәү, Уфа, Анкара, Баку, Астана һ.б. шәһәрләрдән килгән бию сәнгате әһелләре катнашты. Конференция , Гай Тагиров 100 летие Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Гай Таһиров белән якыннан таныш булган. “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Р.Миңнуллин  Гай Таһировның истәлекләр китабы язганы хакында да белдерде. “Гай абый Таһиров белән ун елдан артык күршеләр булып яшәдек, - ди Роберт Миңнуллин. – Хатыны бөек артист Галия апа Ибраһимова да кунакчыл кеше, шуңа да күрә бергәләп чәй эчү, туган көннәр уздыру һәрвакыт бергә булды. Ул вакытта Гай абый Казан мәдәният институтында эшли иде инде. Алардан бервакытта да кеше өзелмәде, укучылары, студентлары, Г.Камал театры артистлары һәрвакыт килеп йөрде. Нәкъ шул елларда Гай абый истәлекләр яза башлады. Башта миңа сөйли, аннары кереп шуларны үзенең ягымлы, сөйкемле тавышы белән укып күрсәтә. Аннары мин азрак редакцияләп чыга идем. Бик матур истәлекләр китабы эшләде ул, Татарстан китап нәшриятына да тапшырды. Әле хәтерлим Рим Шириязданов дигән яхшы редактор да карап чыкты, ләкин ни өчендер истәлекләр китабы нәшер ителмәде. Архивларында сакланамы икән, юкмы, белмим. Сакланмаса үкенечле булачак. Бәлкем Гай абый архивында бардыр. Аның эзенә төшәргә кирәк. Бию турындагы китапларын язганда да аның ничек эшләгәнен беләм, минем күз алдында әзерләнде алар. Биюләрнең элементларын башта карандаш белән язып чыга иде. Аннары китап булып чыкканда рәссамнар Таһировның эскизларына карап ясыйлар иде. Гай абыйны юксынам, чөнки ул сәнгать дөньясы турында бик саллы итеп сөйли торган иде. 30нчы, 40нчы еллардагы сәнгать турындагы мәгълүмат турында истәлекләрендә һәрвакыт кызыклы бәян итте. Конференция , Гай Тагиров 100 летие Татарда өч шәхес: Нәкый Исәнбәт, Юныс Әхмәтҗанов, Гай Таһиров. Беренче карашка аларның үзара бернинди дә бәйләнешләре юк. Ә уйлап карасаң алар берүк эш белән шөгыльләнгән. Н.Исәнбәт халык авыз иҗатын экспедицияләрдә бөртекләп җыеп III том чыгарган. Ю.Әхмәтҗанов татар авылларына чыгып татар ашлары турында мәгълүмат туплады. Ул бу теманы фәнни дәрәҗәгә күтәреп китап әзерләгән бөек аш-су остасы. Гай абый Таһиров татар биюләрен 30нчы еллардан бирле татар авылларына оештырылган экспедицияләрендә катнашып йөреп, фәнни формага китереп сәхнәдә куйган бөек балетмейстер. Шәхесләребез күп булу сәбәпледер инде, аңарга игътибар җитми. Гай абыйның чын исеме Гайнулла. Татарның бию сәнгате телебез беткән очракта да, калачак, дип уйлыйм. Биюдә тел проблемасы юк. Бию - телсез дә халыкның нинди бөек милләт икәнен күрсәтә. Бию сәнгатенә игътибар күбрәк булырга тиеш. Мин башкортларны күзәтеп барам, аларның “Байык” фестивале бар. Аларда хореографиягә игътибар зур. Ә бездә тынычланыбрак калган халәттә кебек хис итәм. Җырга, шоу-бизнеска игътибар юнәлтелгән, ә биюгә юк! Алай булырга тиеш түгел, чөнки барысы да гармониядә булырга тиеш. Шул очракта гына рухи тормышыбыз камил була ала. “Халык биюләре һәм хореографик сәнгать: традицияләр һәм бүгенге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференциянең Казанда оештырылуы бик вакытлы һәм кирәкле гамәл”.
 Мөршидә Кыямова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев