Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биш ел эчендә Татарстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә 45 хатын-кыз киткән

Татарстаннан һәр елны Россия Хәрби көчләре сафына контракт буенча 800дән алып 1400гә кадәр кеше алына. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алыну пункты җитәкчесе, подполковник Виталий Елагин сөйләде. “Төп масса, билгеле, ир-егетләр. Алар армиядән соң бара. Бездә шулай ук хатын-кыз кандидатлар да булды. Биш ел эчендә Татарстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә 45ләп хатын-кыз китте”, – лип сөйләде Елагин. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алганда таләпләр ир-атларга да, хатын-кызларга да бер үк диярлек: нык сәламәтлек, канун белән проблемалар булмау, яше 18дән 40ка кадәр, хәрби частька кирәкле белгечлеге булу. Бердәнбер аерма – физик әзерлек буенча нормативлар хатын-кызларга җиңелрәк. Моннан тыш, Россия Хәрби көчләрендә барлык вазифалардагы урыннарны хатын-кызлар алыштыра алмый. Белеменә карап, алар хәрби хезмәт үтә ала торган исемлек бар. Әмма андый аерма күп түгел”, –дип билгеләп үтте Виталий Елагин. “Хәрби кием кияргә теләге булган хатын-кызлар исә арта бара”, – дип өстәде подполковник.

"Татар-информ"

Автор: Арсений Маврин

Фото: фильмнан  кадр|Интерфест кинокомпаниясе матбугат хезмәтеннән алынып, www.tele.ru сайтына урнаштырылган

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев