Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биләрдәге "Фәнсар" фән һәм мәгариф үзәгендә М.И.Мәхмүтов исемендәге "Фәнсар" мәктәбе үз эшен башлады

Ул 7нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Татарстанның барлык районнарыннан җыелган, сайлап алу туры аша узган, 50 укучы катнашачак. Сайлап алу portfolio-selet.ru сайтында үткәрелде, дип хәбәр итә “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды.

Чара фонд тарафыннан сыйфатлы белем алу өчен заманча уку-укыту мәйданчыгы, белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр булдыру максатыннан уздырыла.

Әлеге проект инде 3 ел дәвамында эшләп килә. Бу вакыт аралыгында «Фәнсар» мәктәбендә 700-дән артык укучы катнашты. Алар югары уку йортларына кергәндә 100 процентлы нәтиҗә күрсәтеп киләләр.

Сессия вакытында кызыклы уку-укыту һәм мәдәни-күңел ачу программасы планлаштырылган. Математика, җәмгыять белеме, физика, химия, биология фәннәреннән Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының укытучылары белем бирәчәк. КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалар югары мәктәбе директоры Айрат Хасьянов; биология фәннәре кандидаты, ФКЛ микробиология кафедрасының өлкән фәнни ассистенты Алия Сөләйманова белән очрашулар да көтелә.

Шулай ук остаханәләр дә планлаштырылган. Мәсәлән, “Сәләт” ветераны, һәряклап талантлы егет, балетмейстер Нурбәк Батулла шәхси уңышы хакында сөйләргә җыена. «HAVA Projects» медиа-компаниясе вәкилләре, фильм төшерү серләрен фәнгә нигезләнеп төшендергә вәгъдә итә.

Психология өлкәсендә әйдәп баручы укытучы, шулай ук “сәләтле” Люция Закирҗанова профориентация буенча комплекслы тест уздырырга планлаштыра.

Команда оештыруга юнәлдерелгән тренинглар, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, өстәл уеннары (шахмат, шашка, «Го») турнирлары, QUIZ викторинасы, дебатлар, «Түбәтәй» интеллектуаль уены да уздырылачак.

Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы территориясе буенча квест-экскурсия дә планга кертелгән.

Мәктәпнең төп һәм йомгаклау чарасы булып фәнни-практик конференция тора. Әлеге чарага катнашучылар сессия буе әзерләнәчәк. Конференция исә 6нчы ноябрь көнне узачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев