Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биләр музей-тыюлыгында Сәләт VI Халыкара яшьләр форумының икенче сменасы ачылды (ФОТО)

Кичә, 26 июльдә, Биләр музей-тыюлыгында VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы икенче сменасының ачылу тантанасы узды. Биләр форумының бу сменасы “IT технология”ләргә багышланган. Билярск. Открытие международного Молодежного форума «Салят» Ачылышка “Сәләт” фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, Венгриянең Казан шәһәрендәге генераль консулы Ласло Дароци, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Николай Чурин һәм “Таттелеком” җәмгыятенең корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Фәхретдинова да чакырулы иде. Һәрбер кунак сәлкешләр белән аралашып, аларның сорауларына җавап бирде. Билярск. Открытие международного Молодежного форума «Салят» “Мондагы балалар, чыннан да, үзләренең сәләте белән аерылып тора. Алар берничә сорау биргәч үк, аны укытучылары түгел, ә үзләре әзерләгәне күренеп тора”, – диде Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов. «Бүген биредә булуыма бик шатмын! Сез шундый күп – актив, максатчан һәм бәхетлеләр! Форумда яңа белемнәр генә алып калмыйча, яңа дуслар да табуыгызда шигем юк. Барысы да таң калдыра: оешма, программа һәм балалар да! Киләчәк буынның шундый мөмкинлекләре булуы, чыннан да, сокландыргыч. Афәрин! Уңышлар сезгә!» – дип җиткерде Ласло Дароци. Быел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, форум беренче тапкыр ике сменада уза һәм Татарстан, Россия башка төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең 8 мең сәләтле баласын һәм яшьләрне берләштерәчәк. Билярск. Открытие международного Молодежного форума «Салят»  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев