Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Биләд әл-Шәм" университеты җитәкчесе Татарстан мөфтиенә рәхмәтен белдерде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашкан Сириянең Ислам үсеше комплексы –“Биләд әл-Шәм” университеты җитәкчесе, шәех, шәригать фәннәре докторы Мөхәммәд Салих Фарфур әл-Кадыйри әл-Хәсәни Татарстан мөфтиенә рәхмәтен белдерде, - дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларның җитдилеген, мөһимлеген ассызыклады. Конференциянең югары дәрәҗәдә узуы хакында әйтте һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Әл-Фәтх» ислам институтының истәлек билгесен бүләк итте. Мәгълүм булганча, 17-18 февраль көннәрендә Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чараны ТР МДН һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оештырды. Конференциядә Сирия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең 13тән артык мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев