Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"БикаФест-2016" фестиваленең вокал юнәлеше буенча Гран-прига Энҗе Әхмәтҗанова лаек булды (видео)

"БикаФест-2016" фестиваленең вокал юнәлеше буенча Гран-прие Казан кызы Энҗе Әхмәтҗановага бирелде. Казан кызы "Ятим бала" мөнәҗәте белән бер бәхәссез жюри һәм тамашачыларның көчле мәхәббәтен яулады.

Энҗе 111 нче мәктәпнең 8 нче "А" сыйныфында белем ала. 2 нче сыйныфтан 30 нчы музыка мәктәбендә укый, вокал серләрен аңа укытучысы Люция Хәсәнова өйрәтә. "Әлеге мөнәҗәтне дә аның белән ике ай өйрәндем. Җиңүемә бик шатмын", - диде Гран-при иясе "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Жюри рәисе, композитор Риф Гатауллин ел саен ниндидер ачышлар, уникаль чыгышлар булуын, тик быел Энҗе Әхмәтҗанованың чыгышы күңеленә аеруча хуш килгәнен билгеләп узды. "Элек әбиләрдән генә, кайбер артистлардан ишетә идек мөнәҗәтләрне, әмма ул никтер йөрәккә үтми иде, ә менә бу бала йөрәккә үтеп керерлек итеп көйләде. Бу бит Аллаһ белән сөйләшү", - диде.

"Шигърият" юнәлеше буенча Гран-прига "Гөлчирә" шигыре белән чыгыш ясаган Надир Хәбибуллин лаек булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев